Әлбәттә, алдан ук профилактика чаралары күрергә кирәк. Халык әйтмешли, майламасаң, арба да бармый. Без дә нәкъ шуның кебек инде. Күбебезнең “шифаханә” сүзен ишетү белән коты алына. Авырмас борын башка бәла алып, нервыны бетермик әле, янәсе. Дөрестән дә, башта терминалга талон алырга чират торасың, аннан регистратура, терапевт, табиб биргән кәгазь буенча анализ тапшырырга вакыт түгәсең. Аның нәтиҗәләрен белү өчен тагын килергә, тагын чират... Эшләүче булсаң, бер сәгатькә тоткарланам дип сорап китүеңнең берничәгә әйләнүен көт тә тор.
Без юкка кайгырабыз икән. Баксаң, үзебезне мондый мәшәкатьтән рәхәтләнеп коткара алабыз. Бу эштә шәһәребездә эшләп килүче Сәламәтлек үзәге безгә ярдәмгә килә ала. Чират та юк, кат-кат йөрергә дә кирәкми. Чәршәмбе көнне журналистлар моны үзләрендә сынап карады.
Тельман урамында урнашкан 3 нче поликлиниканың җиденче катында Әлмәт медицина профилактика үзәге урнашкан. Сәламәтлек үзәге моннан алты ел элек аның базасында ачылган. Баш табиб вазифаларын башкаручы Әнвәр Абдуллин әйтүенчә, медицина профилактикасына калабызда элек-электән игътибар бирелгән. 1967 елда ук Әлмәттә табиблык-физкультура диспансеры эшләгән булган. 1995 елда ачылган медицина профилактикасы үзәген аның дәвамчысы дисәң дә була.
– Без дәүләт автоном учреждениесе булып саналабыз, федераль программа буенча эшлибез. Төп бурычыбыз – теләгән һәркемнең сәламәтлекләрен тикшерү һәм авыруларны кисәтү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, комплекслы тикшерү бушлай уздырыла, бездә касса ише әйбер юк, – диде Әнвәр Абдуллин.
Биредә кемнәр һәм нинди тикшерүләр узарга мөмкин? Үзәктә 18 яше тулган һәркемне кабул итәләр. Шәһәрдә яшисеңме син, авылдамы яки республиканың башка кала-районындамы – бернинди чикләү юк. Үзәккә журналистлар десанты төшкән көнне Сарманнан килүчеләр дә бар иде.
– Мин Сарманнан улым белән килдем. Анализлар бирдем. Сарманда мондый мөмкинлекләр юк, анализларны да тиз һәм җиңел генә тапшырдым. Чират юк, һәр җирдә чисталык һәм тәртип. Шунда ук нәтиҗәсен дә әйтәләр, – диде 59 яшьлек Роза Фәтхуллина.
Бирегә паспорт, медицина полисы һәм иминият таныклыгы гына кирәк. Үзәкнең ачык йөзле белгечләре буеңны, авырлыгыңны, йөрәк һәм түбән очлыкларның кан тамырлары торышын, күз күремеңне һәм күз эчендәге басымны үлчиләр, холестринга һәм кандагы глюкозага гомуми экспресс-анализ ясыйлар. Шулай ук стоматология кабинетында да консультация алырга мөмкин. Спирография (үпкә һәм сулыш органнары торышын бәяләүдә кулланыла торган алымнарның берсе) һәм биоимпедансметрия дә уздыралар. Соңгысы тән составын ачыклау өчен кулланыла. 2013 ел башыннан авырлыкны киметү буенча бушлай курслар да оештырыла башланган.
– Табиб-диетолог буларак, шуны әйтә алам, күпчелек авырулар артык авырлыктан да чыга. Безнең 4 занятиегә исәпләнгән курслар андыйларга ярдәмгә килә. Атнасына бер занятие уздырыла. Дәрескә килүчеләр белән дөрес туклану турында сөйләшәбез. Аннан алар көндәлек алып бара, анда һәркемнең ничек тукланганлыгы языла. Очрашу вакытында рационга төзәтмәләр дә кертәбез. Нәтиҗәләр бар. Бер ханым ярты елда 25 килограммын югалтты. Икенчесе 16 килога ябыкты һәм 64 кг калды. Ул әле дә безгә йөрүен дәвам итә. Дөрес, без кешеләргә юнәлеш һәм киңәш кенә бирә алабыз. Калганы үзләреннән тора, – диде спорт медицинасы табибәсе, диетолог Елена Васильева.
Сәламәтлек үзәгендәге Ачык ишекләр көнен Әниләр һәм Инвалидлар көненә дә багышлаган иделәр. Шуңа каләм ияләреннән тыш башка кунаклар да килде һәм үзләренең фикерләрен белдерде.
– Даими тикшеренеп, профилактика чараларын күреп торырга кирәк. Бигрәк тә хатын-кызларга. Аларның сәламәтлеге балалары, ирләре өчен дә мөһим. Хатын-кыз сәламәт булганда гаиләләр дә бәхетле – хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева әнә шундый фикердә.
Инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Гайфуллинаны коляскада йөрүче инвалидлар өчен биредә шартлар булдыру сөендерде.
– Коляскада хәрәкәт итүчеләр әллә кайларга йөри алмый. Монда исә лифт эшли, пандуслар бар. Килеп, тикшеренеп, авыруларыңны белеп, дәвалануыңны дәвам итәргә була. Бу физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен аеруча кирәк, – дип искәртте ул да.
Безгә дә үзәк тә бик ошады. Әле кайчан шулай чират тормыйча гына анализлар бирер һәм нәтиҗәләрен шунда ук белер идек. Кем әйтмешли, коралланган, димәк, кисәтелгән. Каләмдәшебез – “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәтеннән Елена Филатова шәһәрдә Сәламәтлек үзәге эшләве турында ишеткән булган, ләкин килергә генә җае чыкмаган. Ә хәзер ул бик теләп тикшерү узды.
– Нәкъ өйдәге кебек җылы атмосфера. Теләгән һәркемнең шулай бушлай бер урында комплекслы тикшерү уза алуы бик яхшы. Өстәвенә ул башка медицина учреждениеләрендәге йөкләнешне киметә, – дип бәяләде Елена.
Анализ тапшырдың да бетте түгел. Организмыңда тайпылыш булуы ачыклаган очракта табиблар киңәшләрен бирә, шифаханәгә юллама аласың. Син инде үзәктән кая барырга, кемгә керергә кирәклекне белеп китәсең. Ә шулай да үзәк белгечләре белән килешми мөмкин түгел, соңыннан даруларга күпме акча түккәнче, сәламәт яшәү рәвешен дус итү, вакытында профилактика чараларын күрү мең тапкырга яхшырак. Без авырудан түгел, чир бездән куркырга тиеш.
Ирина Апачаева
Автор фотолары