Добавить новость

В Троицком административном округе реорганизуют участок по программе КРТ

Категория «жаркая»: метеоролог Позднякова рассказала о погоде в Москве на выходных

Специалисты приступили к реабилитации Троицкого пруда в Москве

Когнитивные нарушения и мотивация: врач-гериатр рассказал, как помочь пожилым близким



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәтлеләр бушлай тиз генә сәламәтлеген тикшертә ала (+ФОТОЛАР)

Тормыш-мәшәкатьләр артыннан куып, күбебез үзебез турында онытып җибәрә. “Теге җир авырта, монысы, ярар, соңрак, ялга чыккач иркенләп йөрербез”, дияргә яратабыз. Тик организм моны көтми. Авырып киткәч кенә сәламәтлекнең зур байлык икәнлеге искә төшә. Соңыннан анализлар тапшыра-тапшыра, шифаханәләр бусагасын таптамас өчен нишләргә?

Әлбәттә, алдан ук профилактика чаралары күрергә кирәк. Халык әйтмешли,  майламасаң, арба да бармый. Без дә нәкъ шуның кебек инде. Күбебезнең “шифаханә” сүзен ишетү белән коты алына. Авырмас борын башка бәла алып, нервыны бетермик әле, янәсе. Дөрестән дә, башта терминалга талон алырга чират торасың, аннан регистратура, терапевт, табиб биргән кәгазь буенча анализ тапшырырга вакыт түгәсең. Аның нәтиҗәләрен белү өчен тагын килергә, тагын чират...  Эшләүче булсаң, бер сәгатькә тоткарланам дип сорап китүеңнең берничәгә әйләнүен көт тә тор.

Без юкка кайгырабыз икән. Баксаң, үзебезне мондый мәшәкатьтән рәхәтләнеп коткара алабыз. Бу эштә шәһәребездә эшләп килүче Сәламәтлек үзәге безгә ярдәмгә килә ала. Чират та юк, кат-кат йөрергә дә кирәкми. Чәршәмбе көнне журналистлар моны үзләрендә сынап карады.

Тельман урамында урнашкан 3 нче поликлиниканың җиденче катында Әлмәт медицина профилактика үзәге урнашкан. Сәламәтлек үзәге моннан алты ел элек аның базасында ачылган. Баш табиб вазифаларын башкаручы Әнвәр Абдуллин әйтүенчә, медицина профилактикасына калабызда элек-электән игътибар бирелгән. 1967 елда ук Әлмәттә табиблык-физкультура диспансеры эшләгән булган. 1995 елда ачылган медицина профилактикасы үзәген аның дәвамчысы дисәң дә була.

– Без дәүләт автоном учреждениесе булып саналабыз, федераль программа буенча эшлибез. Төп бурычыбыз – теләгән һәркемнең сәламәтлекләрен тикшерү һәм авыруларны кисәтү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, комплекслы тикшерү бушлай уздырыла, бездә касса ише әйбер юк, – диде Әнвәр Абдуллин.

Биредә кемнәр һәм нинди тикшерүләр узарга мөмкин? Үзәктә 18 яше тулган һәркемне кабул итәләр. Шәһәрдә яшисеңме син, авылдамы яки республиканың башка кала-районындамы – бернинди чикләү юк. Үзәккә журналистлар десанты төшкән көнне Сарманнан килүчеләр дә бар иде.

–  Мин Сарманнан улым белән килдем. Анализлар бирдем. Сарманда мондый мөмкинлекләр юк, анализларны да тиз һәм җиңел генә тапшырдым. Чират юк, һәр җирдә чисталык һәм тәртип. Шунда ук нәтиҗәсен дә әйтәләр, – диде   59 яшьлек Роза Фәтхуллина.

Бирегә паспорт, медицина полисы һәм иминият таныклыгы гына кирәк. Үзәкнең ачык йөзле белгечләре буеңны, авырлыгыңны, йөрәк һәм түбән очлыкларның кан тамырлары торышын, күз күремеңне һәм күз эчендәге басымны үлчиләр, холестринга һәм кандагы глюкозага гомуми экспресс-анализ ясыйлар. Шулай ук стоматология кабинетында да консультация  алырга мөмкин. Спирография (үпкә һәм сулыш органнары торышын бәяләүдә кулланыла торган алымнарның берсе) һәм биоимпедансметрия дә уздыралар. Соңгысы тән составын ачыклау өчен кулланыла. 2013 ел башыннан авырлыкны киметү буенча бушлай курслар да оештырыла башланган.

– Табиб-диетолог буларак, шуны әйтә алам, күпчелек авырулар артык авырлыктан да чыга. Безнең 4 занятиегә исәпләнгән курслар андыйларга ярдәмгә килә. Атнасына бер занятие уздырыла. Дәрескә килүчеләр белән дөрес туклану турында сөйләшәбез. Аннан алар көндәлек алып бара, анда һәркемнең ничек тукланганлыгы языла. Очрашу вакытында рационга төзәтмәләр дә кертәбез. Нәтиҗәләр бар. Бер ханым ярты елда 25 килограммын югалтты. Икенчесе 16 килога ябыкты һәм 64 кг калды. Ул әле дә безгә йөрүен дәвам итә. Дөрес, без кешеләргә юнәлеш һәм киңәш кенә бирә алабыз. Калганы үзләреннән тора, – диде спорт медицинасы табибәсе, диетолог Елена Васильева.

Сәламәтлек үзәгендәге Ачык ишекләр көнен Әниләр һәм Инвалидлар көненә дә багышлаган иделәр.  Шуңа каләм ияләреннән тыш башка кунаклар да килде һәм үзләренең фикерләрен белдерде.

– Даими тикшеренеп, профилактика чараларын күреп торырга кирәк. Бигрәк тә хатын-кызларга. Аларның сәламәтлеге балалары, ирләре өчен дә мөһим. Хатын-кыз сәламәт булганда гаиләләр дә бәхетле – хатын-кызлар берлеге рәисе Гүзәл Еремеева әнә шундый фикердә.

Инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Гайфуллинаны коляскада йөрүче инвалидлар өчен биредә шартлар булдыру сөендерде.

– Коляскада хәрәкәт итүчеләр әллә кайларга йөри алмый. Монда исә лифт эшли, пандуслар бар. Килеп, тикшеренеп, авыруларыңны белеп, дәвалануыңны дәвам итәргә була. Бу физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен аеруча кирәк, – дип искәртте ул да. 

Безгә дә үзәк тә бик ошады. Әле кайчан шулай чират тормыйча гына анализлар бирер һәм нәтиҗәләрен шунда ук белер идек. Кем әйтмешли, коралланган, димәк, кисәтелгән.  Каләмдәшебез – “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәтеннән Елена Филатова шәһәрдә Сәламәтлек  үзәге эшләве турында ишеткән булган, ләкин килергә генә җае чыкмаган. Ә хәзер ул бик теләп тикшерү узды.

–  Нәкъ өйдәге кебек җылы атмосфера. Теләгән һәркемнең шулай бушлай бер урында комплекслы тикшерү уза алуы бик яхшы. Өстәвенә ул башка медицина учреждениеләрендәге йөкләнешне киметә, –  дип бәяләде Елена.

Анализ тапшырдың да бетте түгел. Организмыңда тайпылыш булуы ачыклаган очракта табиблар киңәшләрен бирә, шифаханәгә юллама аласың.  Син инде үзәктән кая барырга, кемгә керергә кирәклекне белеп китәсең. Ә шулай да үзәк белгечләре белән килешми мөмкин түгел, соңыннан даруларга күпме акча түккәнче, сәламәт яшәү рәвешен дус итү, вакытында профилактика чараларын күрү мең тапкырга яхшырак. Без авырудан түгел, чир бездән куркырга тиеш.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Мужчина размахивал саблей и угрожал прохожим на Пятницком шоссе в Москве

В Саратовской области стали меньше рожать и больше умирать: статистика Росстата за первое полугодие

Депутат Маликов: важно соблюдать противопожарные правила при готовке шашлыка

Когнитивные нарушения и мотивация: врач-гериатр рассказал, как помочь пожилым близким

Музыкальные новости

Воробьев: в Подмосковье совместно с «Газпромом» догазифицируют почти 1000 СНТ

Экс-глава депкульта Москвы Кибовский попросил Бастрыкина отпустить его на СВО

Мытищинское предприятие ООО «Водомер» получило Диплом победителя в региональном конкурсе «100 лучших товаров России»

Собянин рассказал о росте электромобилестроения в Москве

Новости России

Депутат Маликов: важно соблюдать противопожарные правила при готовке шашлыка

В Саратовской области стали меньше рожать и больше умирать: статистика Росстата за первое полугодие

Синоптик Позднякова спрогнозировала до +30 °С в Москве 1 сентября

Когнитивные нарушения и мотивация: врач-гериатр рассказал, как помочь пожилым близким

Экология в России и мире

Золотые регионы России: «585*ЗОЛОТОЙ» рассказал, в каких городах чаще покупают изделия из золота

Жители Пензы помогут сделать родной город чище

Доктор Юзуп рассказала, как реакция организма на продукты может рассказать о скрытых заболеваниях

В парке «Музеон» с «Юмор FM» танцуют все!

Спорт в России и мире

Россиянин Рублев уверенно победил бразильца Уайлда на старте US Open

Александрова вышла в третий круг US OPEN, где сыграет против Соболенко

Шелтон о достижениях Тима на «Больших шлемах»: «Четыре финала и титул – то, о чем дети могут только мечтать. Я имею в виду себя, это было не так давно»

Теннисист Рублев вышел во второй раунд US Open

Moscow.media

В этом году Отделение СФР по Москве и Московской области компенсировало стоимость полиса ОСАГО 1 192 жителям региона

Что-то надвигается...

Прощальный вечер...

Депутаты хотят заставить кикшеринг платить за пользование улицами и тротуарами Екатеринбурга











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Когнитивные нарушения и мотивация: врач-гериатр рассказал, как помочь пожилым близким

Категория «жаркая»: метеоролог Позднякова рассказала о погоде в Москве на выходных

«Солнечно и без дождей»: синоптик Леус рассказал о погоде в Москве 29 августа

Куряне застряли в Орловской области из-за поломки автомобиля: ночью их разместили в ПВР