Добавить новость

Кафе работают на территории городских бассейнов

Fox News: Харрис проигнорировала вопросы о местонахождении Байдена

Соседка рассказала, как мать с Урала издевалась над ребенком из-за экс-мужа

В Крылатском в Москве столкнулись маршрутка и автобус коммунальщиков





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә Инвалидлар көне билгеләп үтелде

Әлмәттә Инвалидлар көне билгеләп үтелде

 

Бүген дөнья күләмендә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр бу көнне көтеп ала. Быел да алар өчен шәһәребезнең Яшьләр үзәгендә  спорт һәм мәдәни чаралар, тантана оештырылды.

Көтелгән бәйрәм

 Кызганыч, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр саны елдан-ел арта бара. Кемдер тумыштан шушы ачы язмышка дучар ителгән, һәлакәткә юлыгып, яшьнәп яшәр чагын урын өстенә, инвалид коляскасына берегеп уздыручылар да, авыру нәтиҗәсендә физик мөмкинлекләре чикләнүчеләр дә байтак.  Инвалидлар көне нәкъ менә җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең  игътибарын аларга юнәлтү өчен гамәлгә куелган да.  Хәтта кайчандыр, төгәлрәге 1981 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы  генераль ассамблеясы Инвалидлар елы дип игълан иткән булган. Аннан соң 1983-1992 еллар Инвалидлар унъеллыгы булып исәпләнгән.  Инвалидлар елы һәм унъеллык программасына ясалган йомгак бу чорда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында уңай үзгәрешләр булуын һәм халыкның да алар хакында мәгълүматлары артуын күрсәткән. Шулай итеп, 3 декабрьдә алар өчен махсус бәйрәм көн барлыкка килгән.

– Чынлап та, бәйрәм көн ул безнең өчен. Инвалидлар өчен күңел ачу, игътибар күрсәтү, бер-берсен очраштыру чаралары еш узмый бит. Шуңа да алар 3 декабрьне һәм инвалидлар Сабантуен көтеп ала. Бүген Яшьләр үзәгенә күпләрнең киләсе килгән иде, ләкин проблема аяк чалды. Шәһәрдә безнең өчен социаль такси йөри. Әмма ул искерде. Пандуслы троллейбус-автобуслар да бар-барын, тик аларга утыру өчен тукталышка кадәр барырга кирәк. Ә социаль такси безне подъезд төбеннән үк алып китә иде. “Һәркем куллана алырлык тирәлек” программасы  Әлмәттә яхшы эшли. Ләкин ул да ишегалларына, подъездларга барып җитмәде. Нәтиҗәдә инвалидлар көне буе фатирларында урамны тәрәзәдән генә күзәтеп утырырга мәҗбүрләр, – диде Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Әлмәттәне оешмасы җитәкчесе Ләйлә Гайфуллина безгә биргән әңгәмәсендә.

Рухлары сокланырлык

Барысы да килә алмады диелсә дә, Яшьләр үзәгендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Тантана башланыр алдыннан әле теге, әле монысында гәпләшкән кешеләр төркеме игътибарны җәлеп итте. Берәүләр очрашып, хәл-әхвәлләр сорашкан арада, икенчеләре  шашка, шахмат һәм спортның башка төрләре буенча көч сынашырга да өлгерде. Җиңүчеләргә шунда ук бүләкләр дә тапшырылды.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр сау-сәламәт кешеләргә күп яктан үрнәк. Бу хакта үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да билгеләп үтте. Ассызыкланганча, безнең районда 12 меңгә якын инвалид яши. Аларның 644 е балалар. Инвалидлар җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, спорт һәм мәдәни-күңел ачу чаралары үзәгендә дә кайный.

– Үзләрен тулы канлы кешеләр итеп тойсын, уңайлы яшәсен өчен аларга ярдәм итү, теләктәшлек күрсәтү – һәрберебезнең бурычы, – диде Наҗия Мисбаховна.  – Районда игелекле гамәлләр кылына. Быел җирле бюджет 450 инвалидка матди ярдәм күрсәтте, 1623 кеше техник реабилитация чарасы белән тәэмин ителде, 358 енә санаторий-курортларга юллама бирелде.  Әлеге категория кешеләр тырышып эшли дә. Алар хезмәт куйган 5 иҗтимагый  оешма агымдагы елның ун аенда  26 миллион сумнан артыклык хезмәт күрсәтте һәм продукция җитештерде.

Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур Нагуманов та республикада инвалидлар өчен кайгыртучанлык күрсәтелүен искәртте. 2011 елдан башлап физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр төрле объектларга тоткарлыксыз үтеп керүдә киртәләрне бетерү өчен 2,5 миллиард сумлык эш башкарылган. Бүген 700 ләп объект инвалидларга яраклаштырылган. “Һәркем куллана алырлык тирәлек” программасы гамәлгә кертелә башлагач, барлык объектларны пандуслар белән куллануга тапшыру мәҗбүри итеп куелды.

– Аңлыйбыз, бу эшләр минимум гына. Проблемалар күп әле. Киләчәктә тә аларны чишүгә йөз тотылачак. Бу юнәлештә эшлисе эш күп әле. Иң мөһиме, инвалидларга карата кешеләрнең, җәмгыятьнең карашы үзгәрде. Сезне хәзер үрнәк итеп куялар, – диде башкала кунагы да.

Чарага кайбер оешмалардан килеп, игелеклелек үрнәкләре күрсәтүе – шатлыклы күренеш. Димәк, әле  күңелләрдә изгелек яши. Бу көнне байтак кына кеше  бүләкле булды: иганәчеләр дә, инвалидлар да, нәшатлылар да. Тагын да куанычлысы залда дөнья чемпионнарының булуын ишетү булды. I төркем инвалид Рафаэль Хәйретдинов әле күптән түгел генә Польшадан җиңү яулап кайткан – армрестлинг буенча дөнья чемпионатында алган алтын медаль аның үзенә генә түгел, әлмәтлеләр өчен дә зур горурлык, сау-сәламәт кешеләргә зур үрнәк. Спорт белән шөгыльләнүче инвалидларның ихтыяр көченә сокланырлык. Дөньякүләм танылу артында күпме тырышлык, хезмәт ята. Чемпионнар күп икән инвалидлар арасында. Быел гына да республика һәм Россия чемпионатында 40 тан артык кеше беренче һәм призлы урыннар яулаган.

Үзешчәннәрнең матур җыр-биюләре дә күңелләрне тагын да күтәреп, уңышларга рухландырып җибәрде.

1 декабрьдән 10 ысына кадәр инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Игелекле булыйк, изгелек кылып яшик!

 

Ирина Апачаева

Автор фотосы

 

 

 

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

СМИ: Мужчина, которому оторвало ноги взрывом в столице, был военным

МЧС: к тушению пожара в доме на юго-западе Москвы привлекли вертолет Ка-32

Для тушения пожара на крыше жилого дома в Москве привлекли вертолет Ка-32

Мигранты напали на таксистов в Подмосковье: Заставили признаться в стыдном на камеру, вымогали миллион рублей

Музыкальные новости

"Краснодар" сыграл вничью с "Ахматом" в игре первого тура РПЛ

Минеев единогласным решением судей победил Исмаилова на турнире в Москве

Сергей Собянин: С 2010 года в Москве благоустроены 42 набережные

«С самого начала верил, что с «Флоридой» могу выиграть Кубок Стэнли»

Новости России

Мигранты напали на таксистов в Подмосковье: Заставили признаться в стыдном на камеру, вымогали миллион рублей

МЧС: к тушению пожара в доме на юго-западе Москвы привлекли вертолет Ка-32

Источник 360.ru назвал «страшным зрелищем» взрыв авто в Москве

Для тушения пожара на крыше жилого дома в Москве привлекли вертолет Ка-32

Экология в России и мире

Представители «Метровагонмаш-Сервиса» посетили СЛД «Москва-Сортировочная» филиала «Московский» компании «ЛокоТех-Сервис» для обмена опытом

Marc Jacobs FW-2024/25 (осень-зима 2024)

Дисбактериоз, Синдром дырявого кишечника и отеки: Кутушов рассказал, как связаны эти проблемы

Мюзикл «Формула любви» при поддержке Радио Romantika

Спорт в России и мире

«Никто не вправе давать советы». Веснина рассказала, почему нужно ехать на Олимпиаду

Теннисист Медведев получил пятый номер посева на Олимпиаде в Париже

Рафаэль Надаль проиграл в первом финале тура ATP в преддверии своей последней Олимпиады

Российский теннисист Рублев опустился на одну строчку рейтинга ATP

Moscow.media

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: С начала 2024 года 140 тысяч женщин и новорожденных Московского региона получили услуги по родовым сертификатам

Новые проекторы Wanbo на российском рынке

В Домодедово сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже партии товаров.

Еще один китайский кроссовер планируют собирать в России: что это за модель?











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Для тушения пожара на крыше жилого дома в Москве привлекли вертолет Ка-32

МЧС: к тушению пожара в доме на юго-западе Москвы привлекли вертолет Ка-32

Андрей Воробьев: Дмитрий Абаренов снова возглавил Минспорта Московской области

MR Group представила результаты своего анализа потребностей нового поколения при выборе жилья