Михаил Кузнецов районыбызда иң тәҗрибәле, мактаулы шахмат белгече. Ул берничә ел элек район мәдәният йортында оештырылган “Белая ладья” шахмат клубында шөгыльләнә. Әлеге интелектуаль, кызыклы уенга күпләрне өйрәтә. Мастер класслар бирә, район һәм зона ярышларында катнашып призлы урыннар яулый.
Михаил Кузнецов Яр Чаллы шәһәрендә туган. Мәктәптән соң Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Юллама буенча Шомбыт урта мәктәбенә укытырга килә. Тормыш иптәше Питрәч районы Гремячка авылыннан. Ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факульетын тәмамлаган була. Институтны кызыл дипломга бетергәнгә күрә, юлламаны үзе теләгән җиргә бирәләр. Клавдия Григорьевна Шомбыт мәктәбен сайлый.
-Язмыш безне шулай кавыштырды. Бишенче курста укыганда бирегә эшкә чакырып алганнар иде. Мәктәп директоры укучылар белән, “Менә сезнең математика укытучыгыз. Аны яратыгыз, хөрмәт итегез”,-дип таныштырган иде. Уку елы тәмамлаганнан соң дәүләт имтиханнары тапшырып, диплом алдым,-дип искә төшерде ул чакларны.
Ике педагог бер-берсен яратырга да өлгерәләр, авыл советына барып язылышып кайталар. Туйны мәктәп директоры Василий Малков йортында үткәрәләр. Тормыш иптәше Анна Малкова аларга туйга әзерләнергә ярдәм итә. “Укучылар хәзер дә онытмыйлар. Бәйрәмнәр белән котлыйлар, бүләкләр җибәрәләр”,-ди Клавдия Кузнецова. Мәктәптә ул математика һәм сызым дәресләрен укыта. Ә Михаил Кузнецовка директор вазыйфасын йөклиләр. Ул укучыларга физика фәнен укыта, футбол, волейбол буенча спорт дәресләре алып бара, шахмат уйнау серләренә өйрәтә.
-Укучылар белән Леспромхоз сабантуена шахмат турнирында катнашу өчен бара идек. Укучылар бик тырыш, сәләтлеләр иде,-дип искә ала Михаил Кузнецов. 1967 елда аны Балык Бистәсе урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Мәктәп иске агач бинада була. Янәшәдә өч катлы яңа мәктәп бинасы сала башлыйлар. Директорга аны да контрольдә тотырга туры килә. Мәктәп төзүдә укытучылар, укучылар да булыша. Беренче елларда мәктәпне ташкүмер ягып җылытырга туры килә. Кабинетларны җаһазландырырга, укытучылар өчен методик пособияләр булдырырга тырышалар. Укучыларны Казан шәһәренә театрга, циркка алып баралар. “Укучыларыбызның күбесе укытучы һөнәре сайладылар. Шунысы бик сөендерә”,-ди Михаил Кузнецов. Мәктәптә ул шахмат түгәрәге оештыра, турнирлар үткәрә. Укучыларга спорт белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирә. Чаңгы, волейбол ярышлары уздыралар. Бу эшләрдә Исполком председателе Николай Гаврилов, профком председателе Алексей Пичуговлар ярдәм итәләр. Михаил Кузнецов директор булып ундүрт ел эшли. Соңыннан СПТУ да физика укыта. Ял көннәрендә балыкка, ауга йөри. Спортта күрсәткән хезмәте өчен РСФСР Министрлар Советы аны “За активное участие в спортивных мероприятиях” дигән грамота белән бүләкли. Клавдия Кузнецова-хезмәт ветераны.
Кузнецовлар гаиләсе ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә өч оныкларына сөенеп яшиләр. Олы уллары төзелеш институтын, кечесе КАИны тәмамлый. Икесе дә төзелеш ошмаларында эшлиләр. Бер оныклары төзелеш институтында белем ала. Киләсе елның апрелендә Кузнеөовларның бергә яшәүләренә 55 ел тула, зөбәрҗәт туйлары җитә. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете аларга.
Светлана Кутлина.