- Гүзәл, сез моннан ерак түгел бер йортта яши идегез, монда нишләп йөрисез?
- Бер бүлмәле фатирны сатып, зурракны - өч бүлмәлене алдык. Ерак китәсе килмәде, улыбыз Камилне шул ук балалар бакчасында калдырдык. Әлегә 1,4 яшьлек кечкенә улыбыз Рамил белән өйдә утырам.
- Күптән алдыгызмы?
- Быел җәй көне. Дүртәү булгач, бер бүлмәледә кысан була башлады.
- Әле бакчагыз да бар бит сезнең?
- Әйе, быел бакчада бераз яшелчә-җимешләр дә утырттым. Гомумән, бакчада казынырга яратам. Буш вакыт булдымы, шунда барабыз. Җәен бигрәк тә рәхәт анда. Бакчага мунча да салып куйдык.
- Илназ концертларда булганда, вакытны ничек үткәрәсез?
- Урамга чыгабыз, минем шикелле балалы әниләр белән берәр сәүдә үзәгенә барып йөреп кайтабыз. Камилне төрле түгәрәкләргә йөртәбез. Тик утырганыбыз юк.
- Балалар тәрбияләү белән беррәттән үзең дә концертларда катнашып йөрисең. Иҗат итәргә дә вакытың каламы?
- Иҗат итүдән туктаган да юк. Хәзерге вакытта Илназ белән яңа дуэтлар өстендә эшлибез. Үзем дә яңа җырлар яздырам.