Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Халыкны күбесенчә җир, хезмәт хакларын түләмәү кебек сораулар борчый

Кичә, хакимият бинасында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин район халкын шәхси сораулар буенча кабул итте. Иртәнге сәгать унбердән көндезге сәгать бергә кадәр барлыгы унсигез кеше язылган иде. 

Кабул итү бүлмәсе янына тукайлылар күрсәтелгән вакыттан алдан ук җыела башлады. Районның төрле җирлекләреннән килгән халык арасында кемнәр генә юк: гади эш кешеләре, пенсионерлар – саный китсәң, төрле яшь, һөнәр ияләре бар иде биредә. Һәркем үзен борчыган соравына җавап табарга, киңәш алырга дип эш көне уртасында бар мәшәкатьләрен ташлап килгән. 

Иң беренчеләрдән булып Рөстәм Заһидуллин янына «Татарстан» совхозы поселогыннан Гөлнур Әхмәдова узды. Дөресен генә әйткәндә, кабул итү бүлмәсенә ул авылдашы Кадрия Камалдинова белән килеп керде. Ике пенсионер апа тузган йорттан күченү мәсьәләсенә бәйле сорау белән килгән иде. 

– Без озак еллар баракларда яшәдек. Вакыт белән таушалган, авария хәлендәге иске йортлардан күчерәбез дигәч, бик сөенгән идек. Шулай да безгә дигән яңа йорт төзелешен моңарчы кичектереп бардылар. Аннары вакыт үтү белән яңа торакның квадрат метры өчен булган бәяләрнең алдан сөйләшенгәненнән артуы безне борчуга салды, күп сораулар тудырды. Без килешә алмаган, разый булмаган әйберләр шактый. Менә шуларга җавап табарга дип, ярдәм сорап килдек, – дип сүз башлады Гөлнур Гасыйм кызы. 

Аларның мөрәҗәгатен тыңлап, шулай ук әлеге очрашуда катнашкан районның баш архитекторы Владимир Писаревның әлеге сорау буенча аңлатуларыннан соң Рөстәм Илдус улы Гөлнур Әхмәдова белән Кадрия Камалдиновага Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинга хәлне аңлатып, рәсми хат белән чыгарга киңәш итте. 

Алардан соң юстиция министры урынбасары янына җир, хезмәт хакларын түләүне тотраклау мәсьәләләре белән шактый кеше керде. Шулай да Рөстәм Заһидуллинга шулай ук сатып алган йорт җиһазының сыйфатсыз булуы, юл-транспорт һәлакәте очракларына, район эчке эшләр бүлеге эшенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus