Иртәнге сәгать тугыз. Без автобуска утырып сәяхәткә чыгып киттек. Чистайда безне экскурсовод Елена Анатольевна каршы алды. Менә шуннан онытылмаслык сәяхәтебез башланды.
Чистай – сер-шәһәр... Татарстанның үзәгендә Кама елгасы буенда урнашкан. Бу шәһәр архитектуралы һәйкәлләргә бай. Һәр ташында үткән гасырның сере саклан кебек. Шәһәр урамнарыннан европа коммерсантлары, җирле сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр, дин әһелләре йөргән. Монда танылган шәхесләр яшәгән. Ул талантлы кешеләр биргән шәһәр дә әле. Араларында химик Александр Бутлеров, тарихчы Николай Лихачев, композитор Суфия Гөбәйдуллина бар. Сугыш елларында Чистай Советлар Союзы язучылары өчен яшәү урыны булган. Алар рәтендә Борис Пастернак, Александр Фадеев, Леонид Леоновлар бар. Әдәбиятның “Алтын фонды”на кертелгән әсәрләр нәкъ монда иҗат ителгән. Бөек Ватан сугышының үлемсез җырлары “Синий платочек”, В землянке” монда язылган.
Без күргәзмәләр залында, галерея, музейда, Борис Пастернак исемендәге мемориаль музейда да булдык. Иң истә калганы Пастернакның фатир-музее. Ул бүлмәләр күренеше, анда сакланган предметлары күңелдә калырлак. Таушалган пәлтә, размерсыз итекләр язучыны халыкка якынайта гына.
Чистайда тагын бер күренекле урыннарның берсе Николай Чудотворцаның соборы. Ул сәнгатьнең архитуктор әсәре. Шәһәрдә сәүдәгәр чорында төзелгән биналар бик күп. Безне төзелешнең стиле, тәрәзә, болконнары, фасад элементлары, чукып эшләнгән обрешеткалар тәэсирләндерде. Монда яңа парк бар. Анда балалар өчен карусель, батут, су атракционнары, автодром бар. Кама буенда төзелгән корылма күз явын алырлык.
Вакыт үтүен сизми дә калдык, өйгә кайтырга вакыт җитткән Без бу сәяхәттән диңгез кадәр кичерешләр, фотолар, сувенерлар белән кайттык. Түземсезлек белән яңа экскурсия көтәбез.
Икенче номерлы мәктәпнең 5 сыйныф укучылар.