Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Көзге бал гөрләде, ә тамашачылар “афәрин“ кычкырдылар

Видеосюжетны газета сайтында карагыз

Район мәдәният йортында киң колач һәм эмоциональ күтәренкелек белән узган Көзге бал кичен соң гына тәмамланды.

Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары, Столбище мәктәбе, Лаешның 2 нче мәктәбе һәм Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары бу юлы район тарихында беренче Көзге балда катнашырга батырчылык итмәгәннәргә югары дәрәҗәдә осталык сәгате күрсәттеләр.

Аның инициаторы – “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе“ җирле бүлеген җитәкләүче Александр Портнов. Ул тәкъдим итеп, әлеге күңелле ярышны оештырып кына калмады, бик яхшы конферансье да булып чыкты.

Өч сәгать дәвам иткән юмор, мәзәкләр, җырлар, биюләр тамашачыларны даими киеренкелектә тотты. Зал әледән-әле алкышларга күмелде.

Кичә азагында балның патшасы һәм патшабикәсе сайланды – Петр Карпов (Лаешның 2 нче мәктәбе) һәм Анастасия Андреева (ЛТЭТ). Аларга  нәзакәтлекләрен генә түгел, ә география, тарих, әдәбият, популяр җырлар башкаручыларны һәм башкаларны белүләрен дә күрсәтергә кирәк иде.

Барлык йомгакларны ясаганнан соң урыннар түбәндәге рәвештә билгеләнде: 1 урын – Лаешның 1 нче гимназиясе, 2 урын – Столбище мәктәбе, 3 урын – техникум. Жюри бу нәтиҗәләрне игълан иткәч Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары канәгатьсезлектән аптырап калдылар. Балаларны якларга әзерләнеп, әти-әниләр бер-берсенә карашты. Чөнки, алар фикеренчә, икенче мәктәп командасы иң яхшысы иде. Әмма шулчак алып баручы Александр Портнов болай дип игълан итте:

-Күрәсезме, Лаешның 2 нче мәктәбе командасы ничек күңелсезләнде. Ә юкка. Чөнки ул...

Киеренке тынлык урнашты, тамашачылар алып баручының ни әйтүен дулкынланып көттеләр, ә Александр  дәвам итте: “Гран-при яулады!“

Залда нәрсә башланганын күрсәгез иде!!! Җиңүчеләр һәм аларның җанатарлары баш киемнәрен генә чөймәделәр.

-Барлык катнашучыларга һәм һава шартлары яхшы булмауга карамастан, район мәдәният йортына җыелганнарга рәхмәт белдерәм. Барысы да булдырды! Командаларның чын күңелдән чыгыш ясавы күренеп торды. Кемнең җиңүе яки җиңелүе мөһим түгел. Чара күпләргә ошады, - дип фестивальгә кыскача йомгак ясады “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе“ иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Александр Портнов. – Киләчәккә планнар зурдан. Мәсәлән, киләсе ел башында яңа иҗади фестиваль үткәрергә планлаштырабыз. Ул безне яңадан район мәдәният йорты залына җыяр. Аның коллективы исә безне һәрчак хуплый.

Шунысын да әйтергә кирәк, кичә программасында исәпкә алып бетерелмәгән урыннар бар. Бу зур һәм кирәкле чараны оештыручылар һәм педагоглар  аларга анализ ясарлар һәм киләсе елда барлык хаталарны булдырмый кала алырлар дип ышанасы килә.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus