Зәй мәгариф идарәсе сәләтле балалар өчен киләсе елның 11 гыйнварыннан республиканың Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячагы турында хәбәр итә. Анда информатика, математика буенча көчле, үз тормышларын мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә теләгән балаларга югары технологияләр нигезендә белем алу мөмкинлеге тудырыла. Яңа ачылачак лицейда VII - X сыйныф укучылары белем алачак. Анда барлыгы 120 урын каралган һәм әле лицей ачылу хакында мәгълүмат киң таралмаса да, инде анда укырга теләк белдерүчеләрдән 167 гариза кергән. Укучыларны лицейга рус теле, математикадан тест һәм психологлар белән әңгәмәдән соң сайлап алачаклар.
Гаризалар 15 декабрьгә кадәр lyceum@innopolis.ru электрон адресына юлларга яки тәүлек буе эшли торган 8-800-222-22-87 телефоны аша бирергә мөмкин. Сайлап алу 25 декабрьгә кадәр үткәрелә.