Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нәрсә ул спаржа?

Витаминнар туплау өчен европалылар спаржа ашый. Ә без алардан кимме? Безгә дә тышкы кыяфәте белән озын суүсемне хә­терләткән әлеге экзотика яшелчәсен үз итәргә кир­әктер, бәлки?

Спаржаны җирдән 4-5 см күтәрелүгә, "сабый" чагында ук кисеп алалар. Уңыш җыю сезоны май-июнь айларына туры килә. Бу чорда дөнья­ның танылган ресторанна­рында спаржа фестиваль­ләре үткәрелә хәтта.

Галимнәр, спаржа вита­миннарга, кальций, тимер һәм калийга бай, организм­ны чистарта, бавыр эшчәнлеген нормага сала, сидек куу үзлегенә ия, дип бел­дерә.

Яңа гына өзелгән спаржа­ны эшкәртмичә, шул килеш тә ашарга була. Алай да, кайчакта артык җепселле бул­ган тышкы катламын әрчеп ташлыйлар. Үсен­тене 8-10 ар итеп бәйләп куялар.

Сабакның аскы ягы өске­сенә караганда озаграк пешә, шуңа күрә аны махсус кәстрүлдә пешерсәң яхшы­рак. Гадәти кәстрүлдә пе­шергәндә спаржаны басты­рып тезәргә кирәк. Спаржа­ны тозлы суда 5 минут тирә­се кайнаталар. Аннан бозлы суга салып торалар. Болай эшләгәндә аның төсе дә, витаминнары да саклана, тәмлерәк тә була.

 Спаржадан аш пешерә­ләр, гарнир, хәтта десерт та әзерлиләр. Ә тәмлетамак­лар пешкән яшелчәне зәй­түн маенда яки атланмайда кыздырып, соус белән ашар­га ярата. Спаржа өчен менә мондый соус әзерләргә була. 3 йомырка сарысын болгата-болгата пар ванна­сында җылытырга. Шуңа аз- азлап кына 150 г эретелгән атланмай агызырга. 1 чәй кашыгы лимон согы, тә- менчә тоз өстәп болгатырга һәм уттан алырга. Бу – клас­сик рецепт. Спаржа янына каймакка изелгән сарымсак һәм вакланган яшел тәмләт­кечләр салып болгатылган соус бирергә дә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus