Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әгерҗе халкы торак шартларына зарлана

1 декабрь “Бердәм Россия“ партиясенең туган көне иде. Шул уңайдан партия урыннарда гражданнарны бердәм кабул итү көне уздырды.  Әгерҗе җирле бүлекчәсенә бу көнне 15 кеше мөрәҗәгать итте. 
 
Сүземне читтәнрәк башлыйм әле. 48 ел тракторда эшләгән әтием кыр эшләрен төгәлләгәч, һәрвакыт мин чәчкән җирләрдә шытым ничек булыр икән дип борчылып, бик еш үзе чәчкән җирләрне кат-кат урап кайта иде. Уҗымнары тигез булып шытып чыккач, сабый баладай сөенгәне бүгенгедәй күз алдымда. Ә төзүчеләр йортлар, социаль объектлар төзегәндә сыйфат, анда яшәячәк кешеләр турында уйлыйлармы икән дигән уй бик еш башыма килә. Кызганычка каршы, объектны вакытында тапшырыйм дип, сыйфатны арткы планга куючы төзүчеләр дә очрый. Менә бу атнада “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе оештырган кабул итү көнендә дә җитәкчеләр янына килүчеләрнең байтагы Әгерҗедә яңа төзегән торакларның сыйфатыннан зарланып килде. Бигрәк тә соңгы елларда 184нче төзү-монтаҗ поезды, АСТ-строй ширкәте төзегән йортларда яшәүчеләрнең зар-моңы чиктән ашкан.  
Әнә бу көнне Әгерҗедә кабул итү оештырган ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллинга Ометов урамындагы 17нче йортта яшәүче инвалид ханым фатирында бик күп җитешсезлекләр булудан гына зарланмады. Аны гаиләсе бу фатирга күчкәнче биредә яшәгән төзүчеләр файдаланган коммуналь хезмәтләр өчен дә түләргә мәҗбүр итүләре борчый. Бу йортны төзегән “АСТ-строй“ эшчеләр инвалид ханымга газ өчен генә дә 5 мең сумнан артык бурыч калдырып тайганнар.  Антонина Семеновна йөреп-йөреп тә бу проблеманы районда хәл итә алмагач, Дәүләт Советы депутатыннан ярдәм өмет итеп килгән.
Октябрьская урамындагы 6,8,10,14нче йортларда яшәүчеләр  күченгәннән бирле фатирларында дымлылыкның зур, салкын булуыннан, обойларның кубып төшүеннән, хәтта киемнәренә дә күгәрек исе сеңүдән зарландылар.
Альберт Хәбибуллин янына Иске Чекалда авылында гомер итүче сугыш ветеранының тол хатыны исеменнән әлегәчә федераль программа буенча  фатир ала алмавы турындагы сорау белән дә килделәр.
Бүгенгә районда биш тол хатын фатир чиратында тора. Әмма 2015 ел ахырына якынлашса да әлеге программа буенча быелга  акча бирелмәде. Әмма бу проблема уңай хәл ителер дигән өмет белән яшибез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов. Ә Альберт Хәбибуллин ветеранның тол хатынына инде күптән хәлне аңлатып язмача җавап бирергә кирәклеген белдерде.
Иске Чекалдадан Нина Красноперова гаиләсе быел бәлага тарыган, янгын чыгып, урамда бернисез калганнар. Район башлыгы аларга 50 кубометр агач, социаль яклау бүлеге 10 меңсум акча биргән. Әмма бернисез калган гаиләгә бу гына җитми, әлбәттә. Өстәвенә, авылда эш булмау сәбәпле, гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә эшсезләр икән. Ни сәбәпледер, аларны мәшгульлек үзәгендә исәпкә дә куймаганнар. Альберт Хәбибуллин аларны исәпкә куюны тиз арада хәл итәргә боерды. 
Бу көнне Дәүләт Советы депутаты янына проблемалары белән килгән сигез кешегә дә язмача җавап биреләчәк.
Халыкны кабул итүне төгәлләгәч, Альберт Хәбибуллин Әгерҗедәге проблемалы йортларны да карап чыкты. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus