Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Керән картайтмый

Җир йөзендә керән үсмәгән урын юктыр. Бик күп гасырлар элек үк кешеләр аның файдасы ха­кында белгән һәм аны куллана башлаган.

Керән согындагы флавоноид матдәләре күзәнәкләрнең картаюын тоткарлый, ә сапонин тире күзәнәкләренең һәм тулаем организмның каршы торучанлыгын арттыра.

Керән составындагы мирозин ферменты матдәләр алмашын нормальләштерә һәм гәүдә сылулыгын сак­ларга, күзәнәкләрдәге майларны киметергә ярдәм итә. Аның составында аксым, углевод, азык җепселләре, С, РР, В группасы витаминнары, микроэлементлар күп. Керән аппетитны ача, ашкайнату системасын көйгә сала, ашказаны согы әчелеген арттыра, сидек куыгын­да ташлар булганда ярдәм итә, подагра һәм ревма­тизмны дәвалауда кулланыла.

Ашар алдыннан шикәр комы яки бал кушылган 1 чәй кашыгы угычтан уылган керән ашап кую файда­лы. Шулай ук ашар алдыннан көненә 4 мәртәбә 1 әр чәй кашыгы керән төнәтмәсе кабып куярга да була. Моның өчен 1 аш кашыгы керән согына 1,5 стакан кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә кирәк.

Фитонцидларга бик бай булган керән эчәк таяк­чыкларының, туберкулезны кузгатучыларның үсешен тоткарлый, грипп вирусының артуына комачау итә. Угычтан уылган керәнне үлекле яраларны дәвалау өчен кулланалар, томау төшкәндә иснәргә киңәш итәләр. Ә ангина вакытында тамакны вакланган керән төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Керәнне горчичник урынына да кулланалар.

Теш сызлаганда угычтан уылган керән белән ком­пресс куярга була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus