Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, олы хезмәт юлы үткән кодагыебызны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа саулык, гаилә иминлеге, озын гомер телибез.
Кода белән бергә балаларның уңышларына сөенеп, оныкларның үсеп җиткәнен күреп, тигезлектә яшәргә язсын.
Йолдызлыклар уртак булгангамы,
Шөкер, серләребез килешә.
Яшик әле, оныкларны сөеп,
Борчу мәшәкатьләр күрмичә.
Иң изге теләкләр белән: кодаң Миннәхмәт, кодагыең Дания. Безнең теләкләргә балалар да кушыла.