Әлмәттә һава торышы янә үзгәрә
![Әлмәттә һава торышы янә үзгәрә](http://www.almet-rt.ru//media/k2/items/cache/d01ff7ce752a1ebf97c2e47c2bc85b84_S.jpg)
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда бүген аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез урыны белән бераз яңгырлар көтелә. Тотрыксыз талгын җил исә.
Татарстанда һава температурасы төнлә – 3-8, көнбатыш районнарда – 10 градус җылы булачак. Көндез исә 23 градуска кадәр җылыта.