Алга дәшә соңгы кыңгырау (фоторепортаж)
Бу көннәрдә чыгарылыш укучылары өчен мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Әле кайчан гына нәниләрне каршылаган белем йорты, инде буй җиткереп, үзендә белем туплаган ул-кызларын олы тормыш юлына озатты. Кыңгырау чыңы дистәләрчә еллар мөгаллимәлек иткән укытучылар күңеленә моңсулык өстәсә, чыгарылышлылар иңенә ул, гүя канат куйды...
Шомбыт мәктәбе дә үз тарихында бик күп укучыларга белем биргән, аларга туры юл күрсәткән мәктәп. Ерак үткәненә күз салсаң чыгарылышлар саны меңнәр белән исәпләнер иде. Бүгенгә кадәр үз кыйбласын югалтмыйча лидерлыкны саклап килүе исә үз эшенә бирелгән, тырыш коллектив белән идарә иткән җитәкчелеккә нык бәйле. Бу хакта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков “Соңгы кыңгырау” тантанасында да әйтеп узды.
–Сезнең мәктәпнең уңышлары һәрчак сөенерлек. Укучыларның фән олимпиадаларындагы призлы урыннарны яулавы, мәктәп яны участогының һәрчак үрнәк тәртиптә булуы дисеңме һәм быелгысы елда “IT-чемпионы” республика конкурсында катнашып “Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңү яулавыгыз үзе генә дә ни тора?! Укучыларның дәүләт имтиханнарында да сынатмасларына ышанам,–диде ул. Һәм укытучылар коллективына, укучыларга бәйрәм уңаеннан район башлыгы котлавын җиткерде, бүләк-сертификатын тапшырды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән вәкил–халыкара мәгариф программалары һәм проектлары бүлеге начальнигы Булат Яруллин, Шомбыт авыл җирлеге башлыгы Н.Сергеев та укучыларга үзләренең ихлас теләкләрен ирештерделәр.
Уңышлары, чыннан да, байтак шомбытлыларның. Бусын мәктәп директоры Рамил Фәрзетдиновның бер төркем укучыларга район мәгариф бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлегеннән килгән Диплом һәм Рәхмәт хатларын тапшырганда да күрергә була иде. Район күләмендә үткән фән олимпиадаларында призлы урыннар яулаган Ландыш Әхмәтҗанова (10 сыйныф укучысы), Илназ Сәйфетдинов (4 сыйныф), Адилә Кыяметдинова (8 сыйныф), Алиса Галкина (5 сыйныф) һәм башка бик күпләрнең исемнәре тантанага килгән ата-аналарның көчле алкышларына күмелде.
Укуда гына түгел, сәнгатьтә дә үз йолдызлары бар мәктәпнең. “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә чыгыш ясаган Илназ Шәрәфиев, Илүзә Габдрахманова кебек яшь талантлары белән дә горурлана ул. Моннан тыш балалар иҗат үзәгендә үткән әдәбият-сәнгать чараларыннан да читтә калмый укучылар. Фатыйх Кәрим, Габдулла Тукай көннәренә багышлап уздырылган шигырь бәйгеләрендә иҗади осталыклары белән балкыды алар. “IT-чемпионы” республика конкурсында җиңү яулаган Рәсүл Фәрзетдинов, Ильвир Шакиров, Булат Гайнетдиновларның планшет һәм Дипломнар белән бүләкләнүләре исә мәктәп тарихына якты эзен салды. Бүген яңа технологияләр ярдәмендә белем алучы, интернет челтәрендә иркен “йөзүче” мәктәп укучысының шундый зур уңышларга ирешә алуын раслады алар. Әлбәттә, монда мөгаллимнәрнең, ата-аналарның тырыш хезмәте дә күп. Замана нинди генә таләпләр куймасын, баланы шәхес итеп тәрбияләү, аңа ныклы белем бирү, табигый сәләтен үстерү укытучы иңнәренә салынган. Ул төпле акыллы, тирән гыйлемле, зыялы булу белән беррәттән, заман белән бергә атларга да тиеш. Шулай эшләгәндә генә бердәй уңышларга ирешергә мөмкин. Шомбыт мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча алдынгылар рәтендә йөрүенең төп сере дә, мөгаен, шундадыр.
Бәйрәм тантанасы әнә шундый сөенечләр белән үрелде. Быел беренче сыйныфка керәчәк нәниләр абый-апаларын котладылар, чыгарылыш укучылары исә үз чиратларында укытучыларга, мәктәп коллективына, әти-әниләренә рәхмәт хисләрен җыр-шигырьләре аша җиткерделәр. Соңыннан егет-кызларның саубуллашу вальсы, беренче сыйныф укучысын иңбашына алып кыңгырау чылтыратулар, күккә төсле шарлар очыру–бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеленә әверелде.
Унбер ел... Сизелми дә үтеп киткән елларда шатлыгы да, борчу-мәшәкатьләр дә күп булгандыр. Алары инде үткәндә. Хәзер исә киләчәккә карап атлыйсы һәм ялгышмыйча яңа тормыш башлыйсы бар. Хәерле изге юллар сезгә, егетләр, кызлар! Максат-хыялларыгызга ирешегез, мәктәптә алган ныклы белемнәрегез дәүләт имтиханнарында сезгә ышаныч, терәк булсын!
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотолары.