Июньдә Казаннан Волгоградка һәм Ижевскига авиарейслар ачылачак
![Июньдә Казаннан Волгоградка һәм Ижевскига авиарейслар ачылачак](http://agryz-rt.ru//media/k2/items/cache/0abd86a3a9826fc71dd325ebd274e4e4_S.jpg)
Казаннан Волгоградка очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ясалачак, ә Ижевскига - сишәмбе һәм җомга.
Июньдә «Аэросервис» авиакомпаниясе "Казан" Халыкара аэропортыннын ике рейс ача.
2 июньдә Казань – Волгоград рейсы гамәлгә куела. Самолет Казаннан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 6.20 сәгатьтә очачак, ә 9.05 сәгатьтә Волгоградта булачак. Сишәмбе һәм җомга 16.35 сәгатьтә Волгоградтан очачак һәм 19.00 сәгатьтә Казанда булачак.
7 июньдә «Аэросервис» Казан-Ижевск маршруты буенча хезмәт күрсәтә башлый. Казаннан борт сишәмбе һәм җомга 6.20 сәгатьтә кузгалса, Ижевскидан - чәршәмбе (8.40) һәм дүшәмбе (5.20).
Татар-информ.