Әлки районы укучысы Илдар Хәбибуллин ТР Юстиция министрлыгы бәйгесендә беренче урын алды
![Әлки районы укучысы Илдар Хәбибуллин ТР Юстиция министрлыгы бәйгесендә беренче урын алды](http://www.alki-rt.ru//media/k2/items/cache/68e5e8cd0a0fb617098ed55882403637_S.jpg)
Базарлы Матак урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илдар Хәбибуллин Татарстан Юстиция министрлыгы үткәргән шигырь сөйләү бәйгесендә беренче урынны алды.
Илдар район үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм митингысында да сәнгатьле итеп шигырь сөйләп күпләрнең күңел кылларын тибрәтте.