Игътибар, кырау төшү ихтималы бар!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кырау төшү ихтималы турында кисәтә.
Идарәдән хәбәр итүләренчә, 17 майга каршы төндә туфракта һава температурасы 1 градус салкын булачак.
Шулай ук, бүген – 16 майда республикада көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш тарафтан искән җилнең секундына 15-17 метга җитеп көчәюе дә көтелә.