ТУКАЙ ВАТАНЫНДА ЯҢА ЧИШМӘ

Татар халкына бөек Тукаебызның юбилейларын милләт мәхәббәтен казанырдай һәйкәлләр белән билгеләп үтү бәхете Бөек Ватан сугышыннан соң гына насыйп була. 1956 елда шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта аның хөрмәтенә бюст ачыла. Тукайның 90 еллыгы үткәннән соң гына Яңа Кырлай авылында заманча яңа музей нигезенә тәүге таш салына. Казандагы Шамил йортындагы әдәби Тукай музее да шагыйрьнең 100 еллыгын билгеләп узган чакта гына эшли башлый. Әлбәттә, шуннан соң да бөек шагыйрь хөрмәтенә йөзәрләгән җыр һәм шигырьләр, аның әсәрләре буенча картиналар, талантлы рәссамнарыбыз ясаган дистәләгән портрет, сыннар туды. Әмма... әгәр Тукайның икенче ватаны булган Яңа Кыр­лай авылында 1892-1894 елларда нәни Апушны үз канаты астына сыендырган Сәгъди абзый ихатасы искиткеч яңарыш кичермәсә, без бөек шагыйребезнең 130 еллык юбилеен да гадәти шигырь бәйрәме, күнегелгән тәбрикләү, инде җаннарыбызны кочкан юксыну хисләре белән генә үткәрер идек сыман. Чөнки барча милләт белән Тукайның Казандагы музеен заманча яңартып, киңәйтеп, барча җиһан каршында горурланырлык дәрәҗәдә күрәсебез килсә дә, татарның ятим шагыйре һаман тибелә бит.
 
Ә 27 апрель көнне Яңа Кырлайдагы шушы Сәгъди абзый Салихов ихатасына баргач, андагы әкият бакчасыдай гүзәл үзгәрешне күреп, тәмам шаккаттык без. Анда өр-яңадан, әмма искечә итеп салынган крәстиян йорты, келәте, кар базы, лапаслары элек тә бар иде. Быел лапасның түбәсендәге саламнарын алыштырудан гайре биналарга башка төрле үзгәреш кермәгән дә сыман. Ә менә меңнәрне таң калдырырдай әкият бакчасы лапас капкалары аша бәрәңге бакчасына чыккач башлана ул. Бакчаны брусчатка сукмаклар салып икегә аерганнар. Уң якта китап рәвешендә эшләнгән панноларда Тукай әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителгән. Бакчаның сул ягында нәни Апушны җитәкләп чишмә буена алып төшүче Сәгъди абзый сыннары басып тора. Шуның янәшәсендә үк Сәгъди абзый белән нәни Апуш бергәләп утырканнар дип фаразланган мәгърур нарат агачы үзенең ылыслары белән һавада сызгырына. Нарат янәшәсендә үк тапкыр Былтыр белән бармакларын агач ярыгына кыстырган данлыклы Шүрәле сыннары. Бакчадагы хикмәт китап паннолары яки сыннар белән генә дә төгәлләнми. Лапас артындагы аерым кишәрлеккә “Сәгъди абзый”ның бакчасын “сукалаган” сабан, сука, тырма белән арба, чана, камыт, дугаларга чаклы тезеп куелган бит. Авыл тормышы менә шулайрак ага ул, дигән шикелле, шул арба белән чана янәшәсендәге ятьмә капкачлы аранда теп-тере тавыкларга чаклы кыткылдашып йөри. Шуннан соң ничек инде Тукайның “көй өчен җырлаган тавыкларын” яки “җирне аз-маз тырмалап, чәчкән-урган” балачагын искә төшермәссең!
 
Бакча артында “Нәни Апуш аланы” дип билгеләнгән кишәрлектә кунакларны яңа могҗизалар, яңа хикмәт көтә. Сәгъди абзый ихатасының нәкъ артында гына, аның читәннәренә терәлеп диярлек, Ия атлы кечкенә инеш агып ята. Тау астында чишмәсе дә аккан. Һәм, һичбер шик юк, нәни Апуш та бу кечкенә инештә дә коенган, татлы чишмә суларын да эчеп үскән инде. Хәзер менә шул инеш ярында алтын тарагын итәгенә салган Су анасы утыра. Суын нәни Апуш эчеп үскән чишмә урынына бик килешле кое төзегәннәр. Коеның татлы суын, әкиятләрдәге шикелле, без дә авыз иттек, туя алмадык шул!
 
Яңа Кырлайдагы әкият бакчасын республикабызның “Таттелеком” коллективы тудырган. Шуңа күрә бәйрәмгә килгән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дә, Татарстан Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, дистәләгән язучы һәм шагыйрьләребез, депутат директорлар, сәнгать әһелләре, чит илләрдән тикле килеп җиткән кунакларыбызның рәхмәт сүзләре “Таттелеком” җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинга һәм әлеге могҗизаларны тудырган иҗат төркеменә юнәлтелде.
 
Яңа Кырлайга килгән йөзләгән кунаклар Тукайның музеенда да, Сәгъди абзый ихатасында “могҗизалар кыры”нда, шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта да булды. Күмәкләшеп әңгәмәләр кордык, сабый балалар, Арча районының иҗат коллективлары чыгышыннан башлап, Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Азат Тимершәех кебек танылган җырчыларыбыз моңнарын тыңлап та хозурландык. Тукаебыз һәм газиз милләт белән горурлану өчен, ярый әле, җир йөзендә яңа чишмә артты.
 
Вахит ИМАМОВ фотолары.
 
.Минтимер Шәймиев, Арча районы башлыгы И.Нуриев, “Таттелеком” җәмгыя­тенең генераль директоры Л.Шәфигуллин Яңа Кырлай сәхнәсендә.
 
.Тукайны сыендырган Сәгъди абзый йорты. Нәни Апуш һәм Сәгъди абзый утырткан дип фаразланган нарат агачы.
 
.Сәгъди абзый белән нәни Апуш.
 
.Сәгъди бакчасындагы китап-панно.
 
.Инеш буендагы Су анасы сыны.
 
.Язучылар һәм кунаклар Кушлавычтагы Тукай музеенда.
 
 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

В Татарстане заготовлено 100 тыс. т сена и 851 тыс. т сенажа

Шабалин собрал подписи за льготы для владельцев архитектурных памятников

РСХБ прогнозирует более чем пятикратный рост парка техники на ГМТ в АПК к 2030 году

В Татарстане росгвардейцы задержали мужчину, подозреваемого в нанесении смертельного ножевого ранения приятелю

Музыкальные новости

Сбер объявил победителей всероссийского конкурса «Цифровой марафон»

Роспотребнадзор запретил купаться на пляже «Динамо» и Головинских прудах Москвы

Россияне пригласили Уэста, прилетевшего в Москву, в другие города РФ

Менье пропустит матч ⅛ финала Евро в составе Бельгии из-за травмы

Новости Казани

Шабалин собрал подписи за льготы для владельцев архитектурных памятников

Список Казанской иконы Божией Матери доставят в Ставрополь 4 июля

Ачинский благочинный принял участие в торжествах ко Дню города

В Татарстане заготовлено 100 тыс. т сена и 851 тыс. т сенажа

Экология в Татарстане

Гастроэнтеролог Садыков назвал дыню натуральным средством от запоров

Дистрибьюция Музыки.

Создание Портфолио Актера. Создание Фото Портфолио.

Деликатес в чаше: всего по чуть-чуть

Спорт в Татарстане

Жертва абьюза? В сети разнесли бросившую свою дочку Алесю Кафельникову

Уимблдон. 1 июля. Мирра Андреева и Синнер сыграют последним запуском, Медведев стартует в 15:00

Дубль перед Уимблдоном: Касаткина и Шнайдер выиграли турниры WTA в Истбурне и Бад-Хомбурге

Касаткина и Шнайдер блеснули на траве перед Уимблдоном. Идеальный день для российского тенниса

Moscow.media

Острова укладываеюся спать...

Городские приметы Петербурга

Росбанк использует интеллектуальные сервисы Directum для распознавания документов от госорганов и клиентов

Что общего у вас и древнеегипетских писцов? Боль в суставах из-за работы











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Международная олимпиада школьников «Туймаада» откроется в Якутске 3 июля

Развитие эффективности правоохранительной системы и специальных служб

Шабалин собрал подписи за льготы для владельцев архитектурных памятников

РСХБ прогнозирует более чем пятикратный рост парка техники на ГМТ в АПК к 2030 году