“Зәй офыклары” газетасы - ТР муниципаль берәмлекләре Советы Рәхмәт хатына лаек булды
![“Зәй офыклары” газетасы - ТР муниципаль берәмлекләре Советы Рәхмәт хатына лаек булды](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/8702312cb661bee2f7327269701e8187_S.jpg)
Җирле үзидарә көне уңаеннан ТР Дәүләт Советында һөнәри бәйрәмнәре алдыннан 2015 елгы эшчәнлек күрсәткечләре буенча Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Тантанада, аерым алганда, “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” һәм “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту” республика конкурслары лауреатлары бүләкләнде. Алар арасында Югары Мәлем авылы җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева һәм “Зәй офыклары” газетасы да бар. Җирле үзидарә системасында өч дистәдән артык хезмәт куйган Фәнзия Нәгыймова – “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “Зәй офыклары” газетасы “ Массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма” номинациясендә Рәхмәт хатына лаек булды.
Җиңүчеләргә дипломнар, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов тапшырды. Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР парламенты, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.