Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
![Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк](http://www.zamansulyshy.ru//media/k2/items/cache/1f4a81fe72a2e9d740fa13d888e1cd59_S.jpg)
25 мартта Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.
Татарстанда әлеге ярдәм РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә; "Бердәм Россия" партиясе рәисенең төбәк иҗтиагый кабул итү бүлмәсендә; ТР Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә; Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Әлмәт һәм Бөгелмәдәге бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк. Гомумән алганда, көн дәвамында (Казанда – 9:00-17:00, ә район һәм башка шәһәрләрдә 8:00-16:00 сәгатьләрдә) республиканың 56 пунктында халыкка хезмәт күрсәтеләчәк.