Һава торышы
![Һава торышы](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/b143c04882fe67543ab37f50aedd6d02_S.jpg)
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 21 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Татарстанда уртача һава температурасы бүген көндез – 2-7 градус салкын булачак. Зәйдә бераз кар ява, температура – 3-5 градус салкын булыр дип фаразланыла.
Атнаның икенче көне – 22 мартта да аязучан болытлы һава торышы саклана. Сишәмбегә каршы төндә 7-12, аязганда 16 градуска кадәр салкын булачак, ди синоптиклар.