Татарстан поселогы егетләре җыр төркеме оештырган

Татарстан поселогы егетләре җыр төркеме оештырган

«Егетләр төркем оештырган» дигән сүзне ишетүгә күпләр криминал хакында уйлый. Әмма безнең язмадагы егетләр һич тә криминал белән бәйле түгел. «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче өч егет – Эдгард Миникаев, Иван Королев, Артур Сөнгатуллин «БеZДна» дип исемләнгән җыр төркеме булдырганнар. Алар үзләре язган җырларга клиплар төшереп, «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштыралар. Район яшьләре арасында популярлыклары көннән-көн арткан егетләр белән очрашып, аларның иҗатларының үзенчәлекле яклары турында белергә булдым.

– Егетләр, үзегез турында сөйләп үтегез әле.

Эдгард: Без өчебез дә Кнәз авылы мәктәбенең IX сыйныф укучылары, безгә 16шар яшь. Спорт белән шөгыльләнәбез, көрәш белән мавыгабыз.

– Әлеге төркемне булдыру кемнең идеясе иде? Төркемегез кайчан оешты?

Ваня: Бу идеяне без җәйдән үк уйлап йөрдек һәм, ниһаять, Яңа елга кадәр тормышка ашырырга булдык. Өчебез бергә җыелып фикер алыштык. Үз көчебез белән бар авырлыкларны да җиңәрбез дигән нәтиҗәгә килдек. Башкача әйткәндә, бу аерым бер кешенең генә инициативасы түгел.

– Нигә җыр төркемегезне «БеZДна» дип атадыгыз? 

– Әлеге исемнең бер яшерен мәгънәсе дә юк. Яңгырарлык булсын дип уйлап чыгардык.

– Идеягезне әти-әниләрегез хупладымы яки, киресенчә, каршы килделәрме? Дусларыгызга килгәндә, алар әлеге шөгыльгә ничек карый?

Артур: Башта әти-әниләр әлеге идеягә җитди карамады, бер-ике көнлек кенә мавыгу дип уйладылар. Соңыннан, әзер клипларны күргәч, бик ошаттылар. Дуслар безнең өчен бик куандылар, авырлыклар килеп чыкса, ярдәм кулы сузарга сүз бирделәр.

– Иҗади эшчәнлегегез турында да сөйләп китегез әле. Җырларга көйләрне каян табасыз, текстларны кем яза? 

Эдгард: Җырларга туры килердәй көйләрне Интернет аша эзлибез, әлеге көйләр барлыкка китерердәй аппаратурабыз юк. Җырларга текстларны һәркем үзенә-үзе яза, шулай һәрберебез эчке кичерешләрен чагылдыра, эчке дөньясын белдерә ала. Мәхәббәт турында язарга авыр түгел, сүзләре үзеннән-үзе башка килә, ә бүтән темага язар өчен илһам «килгәнен» көтәргә туры килә.

– Видеоны төшерер өчен видеокамерасы да, бу эштә рәтен белүче дә кирәк бит әле. Әлеге мәсьәләдә кем булышлык күрсәтә?

Ваня: Профессиональ фотокамераны сыйныфташыбыз Регина Васильевадан алып торабыз, ул безгә һәрдаим булышып тора, бер дә каршы килгәне юк. Ә видеога безнең дустыбыз, шулай ук Татарстан поселогы егете Леонид Шубин төшерә, ул аларны монтажлый – бар өлешләрне бергә кушып, кеше карардай халәткә китерә, махсус музыканы да сайлый. Ул үзлегеннән видеоны дөрес итеп төшерергә һәм аны эшкәртергә өйрәнде.

– Җырга клип төшерер урыннарны ничек сайлыйсыз?

Эдгард: Авыл җирлегендә безнең иҗатка туры килердәй җирләр шактый, баш ватып утырасы юк. Беренче ике клипны ташландык крахмал заводында төшердек. Минемчә, бик килешле килеп чыкты.

– Төркемегезнең популярлыгын арттырыр өчен ниләр эшлисез?

Артур: «Вконтакте» социаль челтәрендә үз төркемебезне булдырдык. Әгәр дә безнең иҗади эшчәнлек белән кызыксынучылар булса, https://vk.com/bezdna_rap сылтамасына керергә була. Биредә һәркөн без төркемнең яңалыкларын язып торабыз, төркемгә язылучылар белән фикер алышабыз. Хәзерге көндә төркемдә 191 язылучы бар, алар саны көннән-көн арта, шунысы сөенечле.

– Сезнең иҗатыгыз белән таныш кешеләр сезгә нинди бәя бирә? Поселоктан тыш сезне танып-белүчеләр бармы?

Ваня: Дусларыбыз, таныш-белешләребез безне мактый, иҗатыбыз аларга хуш килде – бу безнең өчен иң мөһим. Төркемебез әлегә бик яшь, безне белүчеләр дә аз. Ә менә алга таба тагын да үсәргә, иҗат белән күбрәк шөгыльләнергә, яңадан-яңа җырлар язарга, үзебезне камилләштерү өстендә эшләргә исәбебез бар.

– IX сыйныфны тәмамлагач, сәнгать белән бәйле берәр уку йортына керергә ниятегез юкмы?

Эдгард: Хәзерге көндә әзер диярлек тагын бер клибыбыз бар, тиздән төркемебезгә кертербез. Алга таба, иҗатыбызны яңа дәрәҗәгә күтәрергә ният – җырларны тавыш яздыру студиясендә яздыру. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач ни буласын күз күрер, әле имтиханнарны яхшы билгеләргә бирәсе бар.

Әңгәмәбезне шулай тәмамладык. Чыннан да, егетләрнең «Вконтакте» социаль челтәренә күз салгач, бик куандым. Клиплар астында егетләрнең иҗатын хуплаучы комментарийлар да шактый. Талантлылар, димәк, тырышлыклары файдасыз түгел. Кайберәүләр кебек урамда ни эшләргә белмичә аптырап йөргәнче, егетләрләрнең иҗат белән мавыгулары, матур хыяллар белән яшәүләре – күркәм гамәл. Алга таба сезгә иҗат уңышлары телим. Уңышлар юлдаш булсын, күбрәк теләктәшләр табылсын. Афәрин, булдырасыз диясе генә кала.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

В Татарстане повысят лимиты добычи косули, оленя, барсука и рыси

Татарстан получит 134,2 млн рублей на развитие молодежной политики

Англичанка из Симбирска

«Такой всплеск аварийности – впервые за 10 лет»: ГАИ о нарушителях на дорогах Татарстана

Музыкальные новости

Звезда «Холопа» Бикович показал фотографии с женой и сыном

Телеканал ТНТ и Good Story Media приступили к съемкам нового сериала «Кукушкин» с Данилой Рассомахиным, Дарьей Руденок и Александром Якиным

Пот ручьём: когда стоит обращать внимание на повышенную потливость, рассказал доктор Кутушов

Россияне пригласили Уэста, прилетевшего в Москву, в другие города РФ

Новости Казани

Татарстан получит 134,2 млн рублей на развитие молодежной политики

Каждому — по вакансии. В России прошла ярмарка трудоустройства

В Новокузнецке погода задержала авиарейсы в Москву и Казань

Названы приоритеты россиян при бронировании квартир в путешествиях

Экология в Татарстане

Пот ручьём: когда стоит обращать внимание на повышенную потливость, рассказал доктор Кутушов

Zegna menswear весна-лето 2025 (SS-2025)

Дирекция по качеству АО "Желдорреммаш" посетила локомотивостроительные заводы ТМХ

Пот ручьём: когда стоит обращать внимание на повышенную потливость, рассказал доктор Кутушов

Спорт в Татарстане

Российская теннисистка Александрова снялась с "Уимблдона" из-за болезни

Уимблдон. 1 июля. Мирра Андреева и Синнер сыграют последним запуском, Медведев стартует в 15:00

Уимблдон. 2 июля. Джокович сыграет вторым запуском на Центральном корте, Маррей – третьим, турнир начнут Рублев, Сафиуллин, Швентек, Самсонова

Теннисистка Пивоварова назвала травму Джоковича шагом к завершению карьеры

Moscow.media

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

«Байкал Сервис» вдвое увеличил складские площади в Астрахани

Столичные росгвардейцы оказали помощь гражданину, получившему серьезную травму

Фестиваль троечной езды и гастрономии "Русский драйв"











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Ювелиры борются с обязательной маркировкой товаров: ждать ли роста цен на украшения?

Росгвардейцы обеспечили безопасность масштабных фестивалей в Кузбассе

Татарстанцев предупредили о 33-градусной жаре

В Татарстане за 250 млн рублей осветят участки трассы М7