«Пар канат» ихлас күңелдән яратучыларны ачыклады

«Пар канат» ихлас күңелдән яратучыларны ачыклады

«Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», диеп язып калдырган Һади Такташ. Гашыйклар көненә багышланган «Пар канат» конкурсы да әнә шушы шигырь юлларыннан башланып китте. Әлеге бәйгене «Нур» яшьләр үзәге, Тукай районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге һәм «Мизгел» милли-мәдәни клубы үткәрде. Чараның төп максаты – парларның киләчәктә гаилә коруларына әзерлеген тикшерү һәм әдәплектә, ныклыкта, зирәклектә көч сынаштырып, иң гүзәл парны сайлап алу.

Мондый четерекле һәм авыр эш мәртәбәле жюри әгъзаларына тапшырылды. Иң мәхәббәтле парларны билгеләүдә Яр Чаллы шәһәре СПИДка каршы көрәш үзәгенең медицина психологы Галия Кашапова, «Күңел» радиосының алып баручысы Илнар Хәмәдиев, Тукай районы ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, Татарстан Дәүләт радиосының баш мөхәррире, «Пар канатлар» тапшыруының алыштыргысыз мөхәррире һәм алып баручысы Рәзин Нуруллин катнашты. 

Конкурс барышында кызлар-егетләр төрледән-төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Бер-берсен яхшы аңлауларын, тормыш китереп чыгарган төрле хәлләрдә үзләрен ничек итеп тотуларын белү өчен, парларга четерекле шартлардан чыгу юлларын эзләргә тәкъдим ителде. Яшьләр бу биремне дә җиңел, күңелле, юмор белән үттеләр. Уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтүдә «пар канатлар» тырыша-тырыша көч сынаштылар. Алар жюри әгъзалары хөкеменә үзләре пешергән чәкчәк, бәлеш, өчпочмак, корт һәм башка татар халык ашларын тәкъдим иттеләр. Барлык катнашучы да саф татар телендә сөйләшә, милләтебезнең гореф-гадәтләрен яхшы белә һәм яратып кабул итә. Моны татар халкының йолаларын, бәйрәмнәрен сөйләп үтү биреме ачыкларга ярдәм итте. Күз явын алырлык матур күренеш соңгы бирем булгандыр. Яшьләр мәхәббәт турындагы онытылмас әсәрләрдән өзекләр әзерләгәннәр. Һәр номер үзенчәлекле, бер-берсеннән аерылып тора иде. Классик әсәрләргә әверелгән «Галиябану», «Гашыйклар тавы», «Зәңгәр шәл» кебек пьесаларны да, милләтебезнең күркәм йоласы каз өмәсен чагылдырган күренешне дә, шаян, көлдергеч КВНны да менә дигән итеп уйнадылар. 

Конкурстта катнашучы җиде пар арасында тукайлылар да бар иде. Биклән авылыннан Гөлназ Нурмиева һәм Актаныш егете Илназ Нуриев әле күптән түгел генә танышсалар да, бик тату. Әлеге парны чыгыш ясар өчен махсус әзерләгәннәр, ләкин Гөлназ белән Илназ бәйгегә әзерләнгән вакытта бик тиз уртак тел тапканнар. Икесе дә Кама дәүләт автомеханика техникумында укыйлар. «Пар канат» конкурсында да Гөлназ, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, бөек шагыйребезгә багышлап язган шигырен укып китте. Жюри әгъзалары аларны «Иң сөйкемле пар» номинациясендә җиңүче итеп билгеләде. 

Иске Абдул егете Ильмир Гарфетдинов Чаллы кызы Ләйсән Әгълиева белән чыгыш ясады. Ильмир «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә эшли, ә Ләйсән Икътисад, идарә һәм хокук институтында укый. Бер-берсенә бик килешеп торсалар да, алар махсус конкурс өчен әзерләнгән пар гына. Ильмир һәм Ләйсән бик оста биючеләр. Үзләренең дәртле, мавыктыргыч биюләре белән тамашачыларны һәм жюрине таң калдырдылар. Алар «Иң хыялый пар» номинациясендә җиңүчеләр булып танылдылар. 

Октябрь Бүләк авылы кызы Динара Әхмиева бәхетен уку йортында – Кама төзелеш көллиятендә эзләп тапкан. Күңел шатлыгы Илнур Сәетгалиев Яр Чаллы егете икән. Динара белән Илнур бер группада укыйлар, буш вакытларын бергә уздыралар, кыскасы, һәрчак бергә алар. Бәйге барышында үзләрен тыйнак, акыллы пар буларак күрсәттеләр. Алар «Иң итагатьле пар» номинациясендә җиңүгә лаек булды.

Бик озак киңәшләшкәннән соң, жюри бәйгенең җиңүчеләрен «Пар канат»ны атады. Алар – Ильвира Гомәрова (Азнакай районы) һәм Артем Сәфәргалин (Сарман районы). Икесе дә «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә эшлиләр. Бәхеткә каршы, алар ясалма пар түгел, чынлап та бер берсен сөюче гашыйклар. Рәзин Нуруллин аларны үзенең тапшыруына Казанга чакырды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәзин Нуруллин әйтүенчә, әлеге бәйгедә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк – мәхәббәт барысын да җиңә. 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Развитие эффективности правоохранительной системы и специальных служб

ЧЕЧНЯ. Чеченнский спортсмен стал победителем Спортивных игр стран БРИКС

В России стартует новый сезон гастрономического фестиваля Tank Gourmet

Перевозчики Подмосковья раздали пассажирам 2,5 тысячи бутылок воды в жару

Музыкальные новости

Певец Крид заявил, что бывшие сделали его сильнее

Телеканал ТНТ и Good Story Media приступили к съемкам нового сериала «Кукушкин» с Данилой Рассомахиным, Дарьей Руденок и Александром Якиным

Бастрыкин разберётся: молодой челябинец скончался в больнице

Певец Валерий Леонтьев прилетел из США в Москву и выступил на корпоративе

Новости Казани

ЧЕЧНЯ. Чечня и Татарстан : сотрудничество в различных сферах и перпективы

В поисках новых вкусов жизни: что нужно знать о главном гастрономическом событии лета

События июля: подготовили полезную подборку

В Татарстане росгвардейцы задержали мужчину, подозреваемого в нанесении смертельного ножевого ранения приятелю

Экология в Татарстане

Деликатес в чаше: всего по чуть-чуть

«Фанагория» выступила партнером юбилейного семинара директоров литературных музеев

Пот ручьём: когда стоит обращать внимание на повышенную потливость, рассказал доктор Кутушов

В Москве состоится выставка «Textile&Home-2024. Осень»

Спорт в Татарстане

Жертва абьюза? В сети разнесли бросившую свою дочку Алесю Кафельникову

Анна Калинская и Янник Синнер были замечены вместе на Уимблдоне

Медведев остался на пятом месте в рейтинге ATP перед стартом Уимблдона

Лучшая теннисистка России повторила достижение Рыбакиной

Moscow.media

Инициатива об увеличении лимитов ОСАГО в рамках европротокола – мнение экспертов

Более 2 млн человек обучили инклюзивным подходам участники проекта АСИ «Открыто для всех»

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии

Что общего у вас и древнеегипетских писцов? Боль в суставах из-за работы











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






На обходе Нижнекамска и Набережных Челнов устраивают габионные конструкции

Перевозчики Подмосковья раздали пассажирам 2,5 тысячи бутылок воды в жару

В России стартует новый сезон гастрономического фестиваля Tank Gourmet

События июля: подготовили полезную подборку