Татарстан халкының банкка 30 миллиард сум бурычы җыелган
2015 елда Татарстанда яшәүчеләрнең банкларга 29,8 млрд. сум чамасы бурычлары җыелган. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Республика приставлары банкка бурычлы кешеләрнең 2 млрд. сум акчасын кайтарта алган. Ихтыяри рәвештә кайтарылган бурыч суммасы 292 миллион сум тәшкил иткән.
Банкка кредит бурычын түләүдән качып йөрүчеләргә карата узган ел дүрт җинаять эше кузгатылган. Андыйларга штраф, мәҗбүри эш, сак астына алыну гына түгел, ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү дә яный.