Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Володин демографияне Дәүләт Думасы эшенең өстенлеге дип атады

Демография мәсьәләләре Дәүләт Думасы эшенең берсүзсез өстенлеге булып кала. 2025 елда парламент демографик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән тугыз закон кабул итте, дип язган Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең MAX каналында.

Ул шушы ук чорда тагын сигез закон сәламәтлекне саклауга багышлануын искәртте.

Володин билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Россиядә күп балалы гаиләләр саны 17,4 процентка арткан. 2025 елның ноябрь ахырына илдә 2,89 миллион шундый гаилә исәпләнгән — бу узган ел башына караганда 8,8 процентка күбрәк. Әлеге гаиләләрдә 9,2 миллионнан артык бала тәрбияләнә.

Дәүләт Думасы Рәисе шулай ук 1 гыйнвардан балалы гаиләләргә ярдәм итү турында федераль закон үз көченә керүен искәртте. Аның нигезендә, ата-аналарның иминият стажына хәзер яшь ярымга кадәрге һәр баланы карау чоры да кертелә.

Элегрәк стажга барлыгы алты ел гына кертелә, бу дүрт баланы карауга тәңгәл иде.

Моннан тыш, законда игезәкләр, өч игезәк һәм аннан да күбрәк бала туган очракта стажны исәпләү тәртибенә төгәллек кертелгән. Һәр баланы карау чоры хәзер аерым исәпләнә һәм стажны исәпләгәндә кушыла.

Володин искәрткәнчә, Социаль фонд мәгълүматлары буенча, пенсияләрне яңадан исәпләү өчен гаризаны фондның клиент хезмәтендә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирергә мөмкин. 2026 елның 1 гыйнварыннан соң пенсиягә чыгачак гражданнар өчен бала карауның барлык чоры автомат рәвештә исәпләнәчәк.

Туучылар санын стимуллаштыру «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Сообщение Володин демографияне Дәүләт Думасы эшенең өстенлеге дип атады появились сначала на Вести Татарстан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus