Бездә сәләтле балалар өчен Иннополис лицей ачылачак
Яңача уку-укыту нигезләренә корылган уку йортының ишекләре 11 гыйнвардә ачылачак.
Интеллектуаль яктан сәләтле балаларны үстерүне күздә тоткан әлеге проект беренче чиратта математика, физика, информатикада көчлеләрне барлап, алга таба булачак профессияләрен шул юнәлештә сайларга теләк белдерүчеләрне үзенә җыя. Уку йорты Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән булдырылган. Яңа мәктәпнең үзенчәлеге тагын шунда – балалар белән югары уку йортлары профессорлары эшләргә тиеш. Биредә югары технологияләргә корылган 24 лаборотория-кабинетлар булдырылган. Һәр сыйныфта 15 бала булып, уку йорты 360 ка чаклы укучыны сыйдырачак. Аларны махсус комиссия тестлар ярдәмендә сайлап алган.