Һава торышы бозылу сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ идарәсе автомобиль йөртүчеләргә ерак сәфәрләргә чыгудан тыелырга киңәш итә
Республика территориясендә кар, буран, бозлы яңгыр, бозлавыкка әйләнә торган явым-төшем көтелә
Һава торышы бозылу – кар, буран, бозлы яңгыр, бозлавыкка әйләнә торган явым-төшем көтелүе белән бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, артык зур ихтыяҗ булмаганда, ерак сәфәрләргә чыкмаска, шулай ук, автомобиль йөртүчеләргә бик игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә.
Автомобиль йөртүчеләр юлларда катлаулы метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә алырдай тизлек сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан тыелу, бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыкмау зарур. Руль артындагыларның һәм пассажирларның куркынычсызлык каешлары эләктерелгән булуы мөһим. 12 яшькә кадәр балалар бары тик махсус җайланмалар кулланып йөртелергә тиеш. Автомобильдә кышкы шиннар булуы шарт, дип кисәтә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.