Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Яшь осталар булдыра!

Казандагы 26 нчы балалар музыка мәктәбендә узган 1 нче Бөтенроссия ачык иҗат фестивале яңа исемнәрне ачыклады.

Вәфирә Гыйззәтуллина исемендәге 26 нчы балалар музыка мәктәбендә I нче Ачык Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивале булып үтте. Иҗат мохиты, дулкынландыргыч мизгелләр турында хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.

Юлларымда бәхет күп очрады, Тик берсе дә түгел минеке.дип җырлаган Вәфирә Гыйззәтуллинага исән булса киләсе елга 80 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан республика күләмендә быелдын ук әзерлек эшләре бара. Вәфирә Гыйззәтуллинаның кызы I нче Ачык Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивале оештырды.

Конкурс-фестивальдә катнашучалыр саны елдан-ел арта. Беренче тапкыр гына үткәрелә диелсә дә респбулика күләмендә ул Татарстанда дистә елдан артык үткәрелеп килә. Быел регионнардан катнашучылар эшләрен видео итеп язырып җибәргән , ә калганнар әнә шушы сәхнәдә чыгыш ясады.

Конкурста җиңүчеләр 4 төрле яшь аермалыкларын исәпкә алып ачыкланды. Жюри Татарстан Республикасының Югары һәм махсус урта уку йортларының әйдәп баручы укытучылары.
Инструменталь башкару осталыгы юнәлешендә катнашучылар : фортепиано, кыллы, тынлы, халык уен коралларында уйнау сәләтен күрсәтте, Ялгыз да ансамбль белән дә чыгыш ясадылар. Элеккеге буын композиторлары әсәрләреннән тыш, Эльмир Низамов иҗатына да мөрәҗәгать иткәннәр.

Шулай ук Академик , эстрада вокалы номинациясенә дә гаризалар бик күп килгән .
Кайбер катнашучыларның конкурска әзерләгән җыры әнием репертуарыннан булуы бигрәк күңелгә хуш килде ди Камилә Гыйззәтуллина , җиңүчеләрне тәбрикләгәндә.

Хор номинаөиясендә гран прига Казанның 19 нчы балалр музыка мәктәбе укучылары лаек булды. Диломнар белән бергә Вафирә Гыйззәтуллина рәсеме төшерелгән махсус медальләр дә тактылар җиңүчеләргә. Вафирә апаны бик ярата идек , әлеге конкурс турында белгәч бик теләп катнаштык ди балаларны әзерләүче остазлары.
Без үлгәч тә югалмыйбыз, безнең җырларыбыз, моңнарыбыз кала» дип әйткән иде вафирә Гыйззәтуллина бер чыгышында. Әйе , аны җырлары моңы рухы безнең белән киләчәккә атлый.

Мөршидә Җиһан, Камил Сайфуллина Татарстан яңалыклары.

Сообщение Яшь осталар булдыра! появились сначала на Вести Татарстан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus