Татарстан дулкынында (21.05.22)
“Фәнсөярләр клубы”. Студия кунагы — It-белгеч Райнур Хәсәнов. «Татарстан» Дәүләт радиосы һәм ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Фәнсөярләр клубы» проектының чираттагы чыгарылышы. Сезне милләтебезнең яшь интеллектуаль көчләре белән таныштыруыбызны дәвам иттерәбез. Ай-ти, программалаштыру, цифрлаштыру, интернет – бүгенге лексиконыбызны әлеге сүзләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Яшәешебезнең, тормышның […]
The post Татарстан дулкынында (21.05.22) first appeared on ГТРК "Татарстан".“Фәнсөярләр клубы”. Студия кунагы — It-белгеч Райнур Хәсәнов.
«Татарстан» Дәүләт радиосы һәм ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Фәнсөярләр клубы» проектының чираттагы чыгарылышы.
Сезне милләтебезнең яшь интеллектуаль көчләре белән таныштыруыбызны дәвам иттерәбез. Ай-ти, программалаштыру, цифрлаштыру, интернет – бүгенге лексиконыбызны әлеге сүзләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Яшәешебезнең, тормышның мөһим бер тармагына әверелгән Ай-ти өлкәсе бүген яшьләр арасында аеруча популяр. Интернеттагы татар проектларының саны да дистәдән артып китә. Шушы һәм башка темалар турында сөйләшү өчен бүген без студиябезгә кунакка – ай-ти белгеч, программист Райнур Хәсәновны чакырдык.