Хөрмәтле Миләүшә туташ! Без Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. И.Г.Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.