“РИТЭК” ААҖ һәм “Лукойл” хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә Зәй туган як тарихын өйрәнү музее “Мәдәният һәм спорт” номинациясендә “Татар туе яратучы йөрәкләр бәйрәме” проекты буенча җиңү яулады. Әлеге проект 60 мең сум грант белән бәяләнде. Проект үз алдына элекке татар традицияләрен, туй йолаларын кире кайтаруны максат итеп куя. Музей хезмәткәрләре әлеге җәһәттән ЗАГС бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли. Музейда 2012 елдан бирле “Сәүдәгәр йортында туй” дип исемләнгән чара уңышлы оештырыла.
- Грант акчалары костюмнарына тотылачак, - ди музей директоры Роза Иванова.
Музей хезмәткәрләренең музей ишегалдында чатыр кору нияте дә бар. Өйләнешүчеләргә чатыр фотога төшүгә кулай урын булачак. Шул рәвешле музей хезмәткәрләре проект бенча тулы куәткә эшчәнлек алып барырга җыена.
Музейның бу – икенче гранты. Узган ел ул әлеге бәйгедә “Туган як” номинациясендә җиңү яулаган иде.