Татар гимназиясендә шәһәр һәм районның X-XI сыйныф укучылары өчен “Ачык ишекләр көне” үтте. Биредә яшьләр Казан дәүләт технология университеты белгечләре белән очрашты. Укучылар әлеге уку йортында белем алу тәртибе, кайсы фәннәргә ныклы игътибар бирелүе, уку йортын тәмамлагач эшкә урнашу мөмкинлекләре белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.