4 октябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.12 сәгатьтә калка, 1.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.20 сәгать.
Үзгәрү, катгыйлык көне. Һәрнәсәдә игътибарлы һәм сак булу сорала. Башлаган эшне ахырына җиткерү зарур. Кешедә гаять зур табигый көч уянырга мөмкин. Сизү әгъзалары, арка, умырткалык зәгыйфь. Хроник чирләр, ревматизм кискенләшү ихтималы бар. Теш алдырырга һәм дәвалатырга ярамый. Өске сулыш юлларын, үпкәләрне чистарту һәм дәвалау өчен уңайлы көн.
Петрушка - бөергә дәва
Бөер ташы авыруыннан интеккәндә, 1әр чәй кашыгы ваклап туралган петрушка сабагы һәм тамырын 1 стакан кайнар суга салалар да, яхшылап төреп, 2-3 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Кышын кипкән петрушка кулланырга була. Ә менә колак шаулаганда, укроп булыша. 2 аш кашыгы укроп сабагы һәм орлыгын термостагы 0,5 литр кайнар суга салалар да, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.
5 октябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.48 сәгатьтә калка, 2.52 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.15 сәгать.
Мәхәббәт, шәфкать, сабырлык энергиясенә бай көн. Хәер-сәдака бирү, мохтаҗларга игелек эшләү саваплы. Бүген кемгәдер ярдәм күрсәтми калсаң, үзеңнең дә шул хәлгә төшүең ихтимал. Явызлык, нәфрәт саклау, кара уйлар белән яшәү һич ярамый. Авыр физик хезмәт белән шөгыльләнү дә хупланмый - йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашказаны теләсә нинди ризыкны җиңел эшкәртә.
Гемоглобинны керән күтәрә
Юып, чистартып, иттарткычтан чыгарылган 200 грамм керән тамырына ярты лимон согы, 6 аш кашыгы бал һәм 100 грамм атланмай кушып болгаталар да, көненә 1 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 1 аш кашыгы кабалар, пыяла банкада суыткычта саклыйлар.
6 октябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 17.07 сәгатьтә калка, 3.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.11 сәгать.
Бу тәүлек күмәк эш итү, алган мәгълүматны үзләштерү һәм башкалар белән бүлешү өчен яхшы. Үткәндә булган хәлләр кабатланырга, элеккеге элемтәләр яңарырга мөмкин. Ач торырга ярамый. Йөрәк, тире зәгыйфь. Бавыр һәм үт куыгын чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ай Балыкларда вакытта теләсә нинди тапланган, керләнгән, пычранган урынны чистартып була. Чикләвек, тозлы ризыклар ашау файдалы.
Гастрит, энтероколит...
Югары кислоталы гастрит интектергәндә, 1 аш кашыгы саз кипкәрен 1 стакан кайнар суга салып, 20 минут төнәтәләр, сөзеп, 1 аш кашыгы бал кушалар да, 3 атна буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 2шәр аш кашыгы эчәләр. Хроник энтероколит вакытында эч китеп интектерсә, 1 аш кашыгы кишер орлыгын 1 стакан кайнар суда 6 сәгать төнәтәләр дә, бер эчкәндә үк эчеп бетерәләр. Эч кипкәндә исә 1 чәй кашыгы укроп орлыгын ярты стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, ашаганнан соң 1әр чәй кашыгы эчәләр.
7 октябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.32 сәгатьтә калка, 5.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.06 сәгать.
Иң әһәмиятле эшләрне башлау көне. Физик хезмәт белән шөгыльләнү, яңа белем алу да уңай нәтиҗәгә китерә. Эч пошуга, сагышка, төрле шик-шөбһәләргә бирелмәскә кирәк. Киңәшләргә колак салу мәслихәт. Ашказаны асты бизенә, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Тирене һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Балан, борчак, ясмык, фасоль, арпа ашау файдалы.
8 октябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.57 сәгатьтә калка, 6.40 сәгатьтә бата. 15 сәгать 51 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 11.02 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Кешедә төрле тән ләззәтләре белән бәйле хисләр активлаша, акыл да каршы торуга сәләтле түгел. Хисләрне тезгенләү зарур. Нерв системасы, аяк, эчәклек, талак, ашказаны асты бизе зәгыйфь. Бүген бигрәк тә тәэсирләнүчән кешеләргә кыен. Балан, мүк җиләге согы эчү файдалы. Өй җыештыру өчен уңай вакыт.
Яфраклар сихәт бирә
Күз тамырлары кысылганда, караҗиләк, нарат җиләге яки каен яфрагы ярдәмгә килә: 1 аш кашыгы вакланган яфракны 1 стакан кайнар суга салып, 5 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Глаукоманы кисәтү өчен, 1 чәй кашыгы ландыш яфрагын, ярты стакан кычыткан яфрагын 1 стакан кайнатылган суга салалар, 8-9 сәгать буе караңгы урында төнәтәләр, ярты чәй кашыгы сода кушып болгаталар да, сөзәләр. Шул төнәтмәдә чылатып, күз кабакларына мамык тампон куеп ятып торалар.
9 октябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.25 сәгатьтә калка, 8.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.57 сәгать.
Иҗади, тыныч, якты көн. Күңел тынычлыгын саклау мөһим. Йорт-җирне тәртипкә китерү өчен уңай вакыт. Кан авырулары кискенләшергә, талак авыртырга мөмкин. Каты кычкырып сөйләшергә, дулкынланырга ярамый. Нервларны саклау зарур. Күзләрне арытмаска кирәк. Кайнар, борычлы ризык, суган, сарымсак ашау файдалы.
Тез авыртканда
Тез буыннары артрозы булганда, тигез микъдарда көнбагыш мае, бал, коры горчицаны кушып, суда тоташ массага әйләнгәнче җылыталар, марляга сылап, авырткан тезгә куялар, өстеннән полиэтилен һәм мамык шәл урыйлар. Компресс төн буена торса да ярый. Дәва курсы - 1 атна.
10 октябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.56 сәгатьтә калка, 9.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.53 сәгать.
Яшәеш, иҗат, сөю шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, күңелгә яткан эш белән генә шөгыльләнү мәслихәт. Кәеф күтәренкелеген саклау хуплана. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлы булу сорала. Күп йокларга, итле ризык ашарга киңәш ителми. Эчәклекне чистарту, ач тору файдалы.
Чөгендер пастасы
Уртача зурлыктагы 3-4 кызыл чөгендерне суда яки мичтә пешерәләр, суытып, чистарталар. 1-2 баш суганны, эре итеп турап, үсемлек маенда кыздырып алалар. Чөгендерне, суганны, 1 тозлы кыяр, 3-4 бүлем сарымсакны иттарткычтан чыгарып, тоз, борыч, үсемлек мае өстиләр, яхшылап болгаталар, суыткычта саклыйлар. Кара икмәккә дә, кыздырылган иткә дә ягып ашарга була. Ашказаны эшчәнлеген яхшырта.