ЮХИДИның район бүлекчәсе инспекторлары Рәфис Хатыйпов һәм Рәмзил Вәлиуллин белән район юллары буйлап рейдка без дә кушылдык.
Гадәти иртә. Кем кая юл тота. Балалар мәктәпкә, олылар эшкә ашыга. Беренче тукталышыбыз Базарлы Матак урта мәктәбе янында булды. Биредә егерме минутлап туктап торган арада дистәләгән автомобиль тикшерелде. Инспекторлар беренче чиратта машинада балаларның махсус кәнәфигә утыртылганмы икәнлегенә игътибар иттеләр.
–Салонында бала өчен махсус утыргыч урнаштырылган машиналар узып киткәндә күңел сөенеп кала,–ди юл-патруль службасы өлкән инспекторы Рәфис Хатыйпов.
Ул шулай әйтеп кенә бетерде, "ВАЗ" автомобиленә сигез яшьлек кызын утыртып килүче ханымның әлеге таләпне санга сукмавы мәгълүм булды. Бала автомобиль салонында олылар шикелле, креслосыз гына утырган.
–Креслоның юлда баланың иминлеген саклау өчен кирәклеге хакында күпме сүз алып барабыз. Бу кагыйдәне үтәмәгән өчен штрафы да бит аның 3 мең сум. Алып куй да тыныч күңел белән йөр бит инде. Шуны аңламый микәнни бериш ата-аналар?! – диеште инспекторлар, кагыйдә бозган ханымга штраф кәгазен биреп озаткач.
Ел башыннан бирле районда салмыш килеш руль артына утыруның 63 очрагы ачыкланган.
Район үзәгеннән Юхмачы авылына юл тоттык. Китәнче борылышында инспекторлар туктаткан трактор белән идарә итүче ирдән аңкып исерткеч исе килә иде. Бераз акланып та карады үзе:
–Кичә эчкән идем, бүген авызыма да алмадым,–дигән булды. Әмма махсус прибор да тракторчының организмында аракы парлары булуын раслады. Беркетмә төзелде, аның күчермәсе тракторчыга тапшырылды.
–Ел ярымга "права"сыннан колак кагачак, 30 мең сум штраф түләячәк ул хәзер,–ди инспектор Рәмзил Вәлиуллин. –Моны белә торып, ник эчкән килеш руль артына утырырга?! Әле тракторчыга гына түгел, аңа салмыш килеш юлга чыгарга рөхсәт биргән өчен предприятиенең инженерына да 20 мең сум штраф салу каралган.
ЮХИДИ инспекторлары соңгы өч көндә генә өч әлкиленең эчкән килеш рульгә утырган өчен тоткарланулары турында әйттеләр.
Ә менә 3 сентябрь көнне машина йөртүчеләрнең берсе юл иминлеге инспекторлары белән "куышлы" уены оештырган. Югары Әлморза авылы янында инспекторлар "Жигули" автомобиленә туктарга кушкач, аның йөртүчесе, киресенчә, тизлеген арттыра гына. Патруль машинасы куа киткәч, "Жигули" Юхмачыга, аннан Чиябашка юл тота.
–Сигнал бирүгә дә, репродуктордан кисәтүебезгә дә буйсынмады. Машинасының тизлеге 170-180 километрга җитте,–ди инспекторлар "качкын" йөртүче турында. –Ә бит мондый хәлдә авария килеп чыгуы да бик мөмкин иде.
Шул рәвешле куышып барып, "Жигули" зур тизлек белән Чиябашка килеп керә һәм, өе каршында машинасын сүндерә дә капкадан кереп югала. Руль артында 52 яшьлек ир булган икән. Аның исерек булуы ачыклана.
ЮХИДИ инспекторлары белән безнең рейд барышында Биктимер авылы янәшәсендә "КамАЗ" автомашинасы туктатылды. Тикшерү вакытында аның кабинасында тахограф булмавы ачыкланды. Бу машинаның тизлеген, йөртүченең эш һәм ял режимын теркәп баручы җайланма. Ә бит закон таләбе буенча авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарына әлеге җайланманы кую мәҗбүри. "КамАЗ" йөртүчесе:
–Бу хакта беренче тапкыр ишетәм,–дип маташса да, бу аклау була алмый иде. Чөнки законны белмәү аны бозган өчен җәзадан азат итми. Аңа 3 мең сум штраф салынды.
Рейд вакытында шулай ук страховка срогы ике ай элек чыккан машина йөртүчегә кисәтү ясалды, тизлек режимын бозучылар туктатылды.
–Көн саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ким дигәндә 17-18 очрагы ачыклана,–ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин.
Ә ел башыннан район юлларында 3 меңгә якын кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуларның яртысы тизлек режимын бозу белән бәйле.