27 июньнән 1 июльгә кадәр Казанның “Радуга” шифаханәсендә “Алтын каләм” балалар-яшьләр матбугаты фестиваленең финалы узды. Фестивальнең беренче турында җиңү яулаган шәһәрдәшебез Валерия Никитина да чакырылды. Валерия бу фестивальдә икенче елын финалга уза. Ул шәһәрнең балалар иҗат йортында махсус түгәрәктә шөгыльләнә. Фестиваль барышында Валериянең материаллары еш дөнья күрде.