Узган атнада янгын хезмәте 11 чакыру алган: шуның 5есе – янгын чыгу, 2шәре – чүп яну, ялган чакыру, 1әре – полиция белән хезмәттәшлек, кыска ялганыш буенча.
27 июньдә 21 сәгать 12 минутта Иске Маврин авылында торак йорт яна. Ут чыгуның сәбәбе ачыклана.
28 июньдә “Зәй” агрофирмасының Әхмәт комплексы территориясендә печән эскерте яна. Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана.
1 июльдә иртәнге 7 сәгать 16 минутта Җиңү проспектының 1/23 йортында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә бер фатирда бер бүлмә, йомшак җиһаз яна. Фатир хуҗасына ашыгыч ярдәм чакыртыла. Әлегә тикшерү эшләре бара.
2 июльдә Кызыл Армия урамында мунча һәм йорт түбәсе яна. Ут электр үткәргечтәге кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
Шул ук көнне Нариманов урамы 23нче йортта 4нче катта урнашкан бер фатир яна. Бу вакытта фатирда бер кеше дә булмый, ут оператив рәвештә сүндерелә. Янгын чыгуның якынча сәбәбе - ут белән саксыз эш итү һәм ут төртү.