Добавить новость

Эксперт по недвижимости рассказал о способах выгодно снять квартиру

Более 30% всего российского рынка 3D-печати приходится на сегменты ТЭК

В Чехове объявлен конкурс на капитальный ремонт школы искусств

Женская хоккейная команда из Красногорска победила на международном турнире

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр - хакимиятнең әһәмиятле звеносы

Россиядә беренче территориаль иҗтимагый үзидарәләр Волгоград өлкәсендә оештырыла. Алар үрнәгендә   республикада 300дән артык  территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Нәрсә соң территориаль иҗтимагый үзидарә? Ул нинди максатларны күздә тота?

Барыбызның да торган җирен яхшырак, матуррак итеп күрәсе килә. Бу уңайдан башта төрле идеяләр, фикерләр йөри, тик аларны кемгә җиткерергә, ничек тормышка ашырырга? Бүгенге көндә әнә шундый уйлар белән янып, җирле үзидарәдә катнашырга теләүче энтузиастлар шактый. Әнә шул идеяләрне бергә туплау һәм чынга ашыру, халыкны властька якынайту максатында  территориаль иҗтимагый үзидарәләр оештырыла. Аны   хакимият һәм халык арасында бәйләүче чылбыр, дияргә тулы җирлек бар.

-Территориаль иҗтимагый үзидарә – ул гражданнарның җирле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуының бер формасы. Без социаль-көнкүреш проблемалары белән даими очрашып торабыз. Аларны ничек чишәргә? ТИҮнең төп асылы – моның оптималь юлларын билгеләү, - ди шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина.

Мондый  үзидарәләр халык өчен актуаль булган мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Урыннарда алар социаль эш алып бара, ТКХ өлкәсендә мәсьәләләрне чишүдә катнаша, тирә-як мохитне уңайлы итү, хокук бозуларны кисәтү, мәдәни-массакүләм, физкультура-сәламәтләндерү чараларын уздыру белән шөгыльләнә.

Беренче «карлыгач»

 

Шәһәребездә  биш территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Гражданнарның үзидарәләргә берләшүе мөһим, чөнки соңгы берничә елда кешеләр арасында бердәмлек, уртак мәнфәгатьләрне кайгырту кебек төшенчәләр онытыла бара. Халык белән хакимият бергәләп эшләгәндә генә уртак көнкүреш проблемаларын хәл итеп була. Зәйдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр 2007 ел башында төзелә башлады.

Территориаль иҗтимагый үзидарә оештыру максатыннан  шәһәрдә беренче хисап-сайлау конференциясе Иске Зәй бистәсендә узды, анда биш мең халкы булган әлеге бистәнең һәр урамыннан вәкилләр катнашты. Башта алдагы биш елда бистәдә башкарылган эшләргә хисап тотылды. Бистә халкы киләчәккә йөз тотып һәм көнкүреш проблемаларын нәтиҗәлерәк хәл итә бару йөзеннән территориаль иҗтимагый үзидарәләр оештыруны кирәк дип тапты. Һәм биш кешедән торган инициатив төркем белән халыктан имзалар җыеп, шәһәр Cоветына гариза белән чыкты. Совет исә территориаль иҗтимагый үзидарә төзүгә каршы килмәде. Конференциядә катнашучылар бертавыштан бу карарны хуплап, яңа иҗтимагый оешманың җитәкчесен сайладылар. Бу оешма ”Мәктәп” дип аталды. Совет әгъзаларына исә дүрт – мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау, социаль-көнкүреш мәсьәләләре һәм ветераннар белән эшләү, җәмәгать тәртибен саклау, төзекләндерү һәм экология юнәлешендә эшчәнлек алып бару, бистәнең комплекслы үсешен тәэмин итү һәм чишү юлларын эзләү вазифасы йөкләнде.  Шулай итеп,  ”Мәктәп”нең Устав проекты кабул ителде. Төрле һөнәр ияләрен уртак максатка берләштергән бу иҗтимагый җирле үзидарә нәтиҗәле эшләп китте. Аннан шундый территориаль иҗтимагый үзидарәләр шәһәрдә дә оеша башлады. Бер елдан  эшлекле сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Иске Зәйдә  булып,  территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге белән танышты.

– Без әлеге тәҗрибәне өйрәнеп, аны бөтен республикага таратырга ниятлибез, - дигән иде ул.

Нәтиҗәле эшлиләр

Иске Зәй үрнәгендә шәһәрдә  “Үзәк”, “35нче бистә”, “Яңа шәһәр”, “Мирный” территориаль иҗтимагый үзидарәләре оешып, көнкүрешебезне яхшыртуга саллы өлеш кертә.  Алар үзләре иганәчеләр таба, предприятиеләр белән эшли.

 “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарәсен Мияссәр Гайнуллин (мәрхүм) биш ел  җитәкләү дәверендә халык өчен  шактый гына  эшләр башкарды, хәзер аның эшен социаль-көнкүреш мәсьәләләре һәм ветераннар белән эшләү юнәлешендә эш алып барган элекке педагог Римма Никифорова дәвам итә. Янып-ялкынланып җитәкли ул әлеге үзәкне. “Яңа шәһәр” территориаль иҗтимагый үзидарәсен беренче көненнән  шулай ук элекке педагог Тамара Тыткина җитәкли. Аның эшчәнлеге районда гына түгел, республикада да мәгълүм. Без - халык мәнфәгате сагында торучылар, ди ул.

 “Мирный” ТИҮ эшчәнлеген мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина оста оештыра, аның халык белән эшләү тәҗрибәсе зур. “35нче бистә”не җитәкләү шулай ук мәгариф ветераны Румия ханым Зәбировага йөкләнде, ул аны тырышып, халык мәнфәгатен якларлык итеп алып бара. “Мәктәп”не исә яңа состав - Татьяна Леонович белән Татьяна Сукманова җитәклиләр.

-Яңа гына эшли башлауларына карамастан, “Мәктәп” үзидарәсе җитәкчелеге иҗтимагый эшчәнлеккә ныклап алынды, язын бистәдә терлекләрне тамгалау алар көче белән башкарылды. Гомумән, үзидарәләр,  торак милекчеләре ширкәтләре - һәр тармакның алыштыргысыз булышчысы, - ди Елена Недошивина.

Зәйлеләр ике грант отты

ТР муниципаль берәмлекләр Советы быел да республика территориаль иҗтимагый үзидарәләре арасында “2016 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзәге” конкурсы оештыра. Шунысы игътибарга лаек, әлеге конкурста узган ел “Яңа шәһәр”  рәисе Тамара Тыткина җиңү яулады, “Мирный”  рәисе Мария Гарәпшина дүртенче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Әлеге территориаль иҗтимагый үзидарәләргә грантлар тапшырылды. Конкурста откан грант акчасына “Мирный” ТИҮ балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар, әти-әниләргә тренажерлар  алып, алар бистәдә үзгәртеп корылган паркка урнаштырылды. Балалар мәйданчыкта уйнаса, әти-әниләр хәзер тренажерларда сәламәтлеген ныгыта. Бистә халкы  ТИҮ эшчәнлегеннән канәгать, аны кирәкле дип саный.

Шулай итеп, территориаль иҗтимагый үзидарәләр – хакимиятнең әһәмиятле звеносы, халык ялчысы ул.                                                     

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Более 30% всего российского рынка 3D-печати приходится на сегменты ТЭК

Стройготовность бассейна в центре реабилитации «Ясенки» Новой Москвы достигла 50%

Автором талисмана Фестиваля молодёжи был художник из ЮВАО

«Хороший прирост». О чём губернатор Севастополя доложил Марату Хуснуллину?

Музыкальные новости

Компания «Мария» рассказала о новых решениях для девелопмента на конференции Московского Бизнес-клуба

Тина Канделаки предложила Евгению Петросяну стать постоянным резидентом Comedy Club

Телеканал ТНТ объявляет дату премьеры сериала об эйджизме в личных отношениях «Макрон» с Алексеем Лукиным и Мариной Александровой

Серпуховские гимнастки завоевали 30 медалей на соревнованиях в Москве

Новости России

Более 340 холтеров поступило в подмосковные больницы с начала года

В Росгвардии подвели итоги "Киберучений"

Стройготовность бассейна в центре реабилитации «Ясенки» Новой Москвы достигла 50%

В Чехове объявлен конкурс на капитальный ремонт школы искусств

Экология в России и мире

СЛД «Вязьма» компании «ЛокоТех-Сервис» посетил начальник Московской железной дороги в рамках осеннего комиссионного осмотра.

Компания ICDMC и “Всероссийский пиар-саммит”: в поисках новых решений

РЕАЛЬНАЯ ПРЕМИЯ MUSICBOX возвращается: 20-летие канала в ритме хитов

В международный день врача прошла премия THE MEDICAL STARS AND BEAUTY AWARDS

Спорт в России и мире

Арина Соболенко ударила по голове фотографа. Видео

Рыбакина узнала первую сопернику на Итоговом турнире WTA-2024

Теннисистки Соболенко и Рыбакина сыграют в одной группе на Итоговом турнире

Борис Беккер назвал теннисиста с одной из лучших подач в нынешнем ATP-туре

Moscow.media

Отделение СФР предоставило 11 жителям региона с нарушениями зрения собак-поводырей

В Мытищах состоялась отчетно-выборная конференция профсоюза жизнеобеспечения

В Мытищах состоялась отчетно-выборная конференция профсоюза жизнеобеспечения

ОСАГО по камере: как это будет работать











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Женская хоккейная команда из Красногорска победила на международном турнире

В Росгвардии подвели итоги "Киберучений"

Более 30% всего российского рынка 3D-печати приходится на сегменты ТЭК

Эксперт рассказал о плюсах и минусах туристического налога