Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эшли дә беләләр, бәйрәм дә итәләр Каргада

Каргада авыл көне үткәрү соңгы елларда матур традициягә әйләнеп китте. Быел биредә бу бәйрәмне район Сабан туе тәмамлангач, кичкә таба башлап җибәрделәр.

Ә алдагы көнне авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, егетләр-кызлар бизәлгән җигүле ат белән, гармуннар уйнап авыл буйлап бәйрәм бүләкләре җыеп йөрделәр. Халык алдан әзерлек күреп торган – бик юмарт бирделәр бүләкләрне.

Авыл көне Карганың имамы Ирек хәзрәтнең хәер-догасы белән башланды. Аннан соң авылдашларын, ерак араларны якын итеп читттән кайткан кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев тәбрикләде. Авыл бәйрәмен зурлап, дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. Район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, шушы авылда туып үскән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев – һәммәсе каргалыларга изге теләкләрен җиткерделәр, күңелле ял теләделәр.

Милли киемле кызлар борынгыдан килгән гадәт буенча барлык авылдашларны, кайткан кунакларны икмәк-тоз белән каршы алдылар, мәйдандагы халыкны чәк-чәк белән сыйладылар.

Авыл көненең төп каһарманнары, билгеле инде, каргалылар үзләре. Һәр елны бәйрәмдә аларны төрле номинацияләр буенча бүләклиләр. Быел да иң-иңнәрне сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр. Һәркемгә җылы сүзләр әйтелде, матур җырлар багышланды.

Менә “Карганың Әлмәндәре” дип сәхнәгә иң өлкәннәрнең берсе Мингалләм Хәбибуллинны чакырдылар. Үзе җитез, үзе шаян, тормышны яратучы, картаерга бер дә ашыкмаучы Мингалләм агага әле 87 яшьне бирерлек тә түгел. Бу оптимист ветеранны авылда бик яраталар.

Авылның киләчәге – яңа туган бәбиләрне дә хөрмәтләми калмыйлар биредә. Былтыргы Сабан туеннан бирле Каргада биш бала туган. Аларның һәркайсына атап бүләкләр тапшырылды.

Быел түгәрәк юбилейларын билгеләп үтүчеләр, 30, 35, 40, 45, 50, 55 ел бергә яшәүчеләр дә мәйдан түренә чакырылды, көчле алкышлар астында бүләкләр алды. 60 ел иңгә-иң куеп яшәүче Габдулла абый белән Наилә апа Гафиятуллиннар да бәйрәмнең кадерле кунаклары булдылар. Бисияр ага белән Оркыя апа Илаловларның да гаилә стажлары 60 елдан артык. Кызганыч, алар бәйрәм мәйданына килә алмадылар.

Быел Карга төп мәктәбен тәмамлаучы өч укучы, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә иң актив һәм башкаларга үрнәк ике мәктәп баласы да, алдагы көнне генә никахлашкан яшь пар да мәйданда бүләкләнде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев туган якның тарихи кыйммәтләрен саклауга керткән зур уңышы өчен Россия Космонавтика федерациясенең Ю.А.Гагарин исемендәге медале белән бүләкләнде. Медальне бәйрәмдә ана район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев тапшырды.

Шуны әйтергә кирәк, бәйрәмдә өлкәннәр өчен махсус “кунак өе” әзерләнә, алар өчен тәмле-затлы нигъмәтләр белән табын корыла.

Мәйданда халкыбызның электән килгән күңелле уеннары – чүлмәк вату, катыктан тәңкә эзләү, капчык белән сугышу, шулай ук гер күтәрү, кул көрәштерү кебек спорт бәйгеләре оештырылды. Барысында да халык актив катнашты. Тик менә биек колга башына менеп җитеп, чилектәге әтәчне төшерүче генә булмады. Берничә малай көчләрен сынап та караганнар иде, әмма багана  биек булып чыкты...

Әллә ничә көндәшен җиңеп, төп батыр исемен алган Айрат Фәттаховны халык аеруча көчле алкышлады. Айрат Карга егете, Казанда техникумда укый. Атлар чабышына да игътибар зур булды. Биредә Каргадан өч чабышкы, Әлкидән ике баһбай узышты. Кунаклар көчлерәк, елгыррак булып чыкты – беренче һәм икенче урыннарны алар яулады.

Бәйрәмне оештыручылар чакыруы буенча кайткан артистлар Илнар Ялалов, Рәсим Фәсыйхов, “Болгар кызлары”ансамбле авыл көнен җырлап та, биеп тә, сөйләп тә җанландырып алып бардылар.

Авыл көне төнгә кадәр дәвам итте. Караңгы төшкәч берничә урында кабызылган зур-зур учаклар, салютлар бәйрәмне тагын да күңелле, кабатланмас матур итте, күңелләрдә онытылмас хатирәләр калдырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus