Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

БИКЛЕ СКЛАДТАН – 4 ТОННА ЦЕМЕНТ

Лениногорск шәһәрендәге шәхси предприятиеләрнең берсендә кран-манипуляторда эшләүче берәү, “Олимп” шәхси сак хезмәте хезмәткәре белән сөйләшеп, ул саклый торган ”УК “Татбурнефть” ҖЧШ территориясеннән рөхсәтсез 4 тонна цемент алып чыгарга уйлый. Аңа кирәкле төзелеш материалы теләсә ничек ятса бер хәл иде, ул йозак белән бикләнгән складта саклана. Әлеге территориягә чит малны үзләштерергә теләүче ир-ат  шунда эшләүче таныш хатыны аша керә. Ул   аны капка аша үткәрә, складны ача, цемент төялә һәм, шулай тиеш булгандай, чыгарып та җибәрелә.

Цементның югалуы икенче көнне билгеле була. Җәмгыятьнең әйдәүче инженеры бу хакта  шәһәр эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. “Татнефть-Охрана” предприятиесенең хокук бозуларны кисәтү хезмәткәрләре каракны ачыклау буенча  күп кенә чаралар күрә. Җинаятьчене ачыкларга склад территориясенә куелган видеокүзәтү камерасы материаллары ярдәм итә.

Угры кылган гамәлен тулысынча таный. Ул аны шәхси максат белән, йорт фундаменты салу өчен алып чыгуын әйтә. Җаваплылыгы чикләнгән ширкәткә аның тарафыннан китерелгән зыян 43160 сум белән исәпләнә. Урланган товар алына. Әлеге факт буенча Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатыла. Ул ике кеше катнашында кылынган җинаять буларак тикшерелә, каравылда торучы таныш хатын да җәзасыз калмаячак. Эш бүген инде суд каравына тапшырылган.                                                                 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus