Лениногорскилылар, фотога төшерергә ашыгыгыз
"Минем яшьлек буасы" дигән муниципаль фотоконкурс игълан ителә.
Ул шәһәрдәге Набережная урамы, 33нче йорт адресы буенча урнашкан түбән сулыкны реконструкцияләп
Фотоэшләргә таләпләр:
– эшнең эчтәлеге исеменә туры килүе
– ракурсы, яктылык һәм күләгәләр белән "уйнау"
– фотоэшләрнең стандарт булмавы һәм бай эчтәлекле булуы
– фотоның тарихи яктан әһәмиятле булуы
Конкурска төсле һәм аклы-каралы фотографияләр кабул ителә. Аларны Мәдәният сараена (Ленинградская урамы, 28 "А" йорт) тапшырырга кирәк. Шулай ук гариза-анкета да булырга тиеш. Анда катнашучының исем-фамилиясе, яше, эш, уку урыны, телефоны язылган булу кирәк.
Белешмәләр өчен телефоннар: 5-10-39; 5-15-55