Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшелләндерүгә аерым игътибар кирәк

Республикада, шул исәптән районда,  санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе  Сергей Васильевич Максимов белән әңгәмәбез акция һәм аңа йомгак ясау турында.

-Сергей Васильевич, икеайлык нәтиҗәләренә тукталый әле.

–Икеайлыкта 17 күмәк санитар көн һәм бер күмәк өмә уздырылды. Аларда барлыгы 15910 кеше катнашты, 182 берәмлек техника җәлеп ителде. Санитар көннәр һәм өмә барышында 9050 куб метр чүп-чар чыгарылды. Традицион “Урман утырту көне” акциясе дә  шул чорга туры килде.  Акциядә ике дистә зәңгәр чыршы утыртылды. Үсентеләр белән Урман хуҗалыгы министрлыгы тәэмин итте.  Акция бик пассив үтте, алдагы елда утырту материалларының сыйфатына басым ясап, оешма-предприятие җитәкчеләре әлеге чарага аерым игътибар итсен иде.  “Хәтер атнасы” акциясендә беркетелгән оешмалар көче белән шәһәр зираты, Яңа шәһәр урман буе чүп-чардан арындырылды, тәртипкә китерелде. Кызганычка каршы, акциядә барлык оешмалар да активлык күрсәтмәде. “Тимер - металл-корылмалар заводы” АҖ  биләмәсе әле дә тәртипкә китерелмәгән. Айбулат Таҗиев башлангычы һәм яшьләр эшләре бүлеге катнашы  белән сусаклагычның яр буйлары чистартылып, полигонга 300 куб метрдан артык чүп чыгарылды. Икеайлык барышында шәһәр микрорайоннарында һәм авыл җирлекләрендә көнкүреш калдыкларыннан торган чүп өемнәре ачыкланды.  Алар “Горзеленхоз”, “НК-Сервис Зәй” оешмалары, авыл җирлекләре көче белән юк ителде.

-Икеайлык нәтиҗәләреннән Сез канәгатьме?

-Зәй күзгә күренеп чистарды. Ишегалды һәм шәһәрнең шәхси сектор биләмәләрен тәртипкә китерү буенча кайбер торак хезмәтләренә эшне оештыру буенча кисәтүләр ясалды. Торак фонды оешмалары җитәкчеләре алдында ун көндә балалар мәйданчыкларын төзекләндерү буенча барлык эшләрне тәмамлау бурычы тора. Биләмәләрдәге үләннәрне дә чабарга кирәк. Үзләренә беркетелгән биләмәләрне чистарту һәм тәртипкә китерүдә ГРЭС, «Мефро уилз Руссия-Зәй заводы» ҖЧШ, шикәр заводы, «Техно» ҖЧШ, мәгариф учреждениеләре һ.б.лар активлык күрсәтте.

- Иң матур чәчәклеккә оешмалар арасында  игълан ителгән конкурска киңрәк тукталсагыз иде...

-Сәүдә һәм сәнәгать объектлары  хуҗаларына чәчәклек, клумба, вазоннар   булдырырга кушылган иде. Алар буенча конкурс игълан ителде. Аңа нәтиҗә Шәһәр көнендә ясалачак. Шуңа күрә яшелләндерүгә аерым игътибар итү сорала. Шунысын да әйтим, бүгенге көнгә шәһәр биләмәсендә “Горзеленхоз” ҖЧШ тарафыннан 85,5 мең төп чәчәк утыртылды. Алга таба чәчәкләр утырту өчен өстәмә 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Хәзер подрядчы оешма сайлау буенча аукцион уздырыла. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus