Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сабан туе бәйрәменең программасы билгеле булды

Районның үзәк Сабантуе 4 июнь көнне Полянка авылы янындагы мәйданда узачак.

Бәйрәм тантанасы сәгать 10.00 дә “ Тукай безнең белән” театральләштерелгән тамашасы, районыбыз хезмәт алдынгылары, иң яхшы спортчылары, үзешчән сәнгать осталары парады белән башланып китә. Аннан соң, балыкбистәлеләрне, кунакларны район башлыгы Илһам Валеев, мәртәбәле кунаклар сәламли. Сабантуй флагы күтәрелә. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын, озак еллар бергә яшәгән юбиляр парларны бүләкләү тантанасы була.

11.00 сәгатьтә мәйданны самолетлар шоуы котлаячак.

11.30 сәгатьтә ат чабышына старт бирелә, көрәш бәйгесе башланып китә.

Концерт программасы ике сәхнәдә алып барыла. Аларда артистлар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясаячак. Теләге булганнар җыр, бию конкурсларында, бик күп төрле спорт уеннарында үзләрен сыный алалар.

Ә балаларны үз мәйданчыклар көтә. Анда балалар үзешчән сәнгать коллективлары концерты,спорт ярышлары, төрле уеннар була.

12.00 дә мотоциклчылар шоуын тамаша кылырга чакырабыз. Сабантуй программасына “капчык белән сугышу”, “кашык кабып йөгерү”, ”баганага үрмәләү”, “капчык киеп йөгерү”, “аркан тартышу”,”чүлмәк вату”, “таяк тартышу”, волейбол, кул көрәштерү,гер күтәрү һәм башка спорт уеннары кертелә.

Быелгы Сабантуй бәйрәмендә “Балык Бистәсе районында милли камыр ашлары җитештерүчеләр арасында милли сәүдә маркасы” фестиваль-конкурсына йомгаклар да ясалачак.

 

Фотосы: ethnosport.com

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus