Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ИлСафның юбилей концерты узды! (фотолар)

30 майда "Пирамида"да Татарстанның атказанган артисты ИлСафның 50 яшьлек юбилеена багышланган зур концерты узды.


Кичәдә эстраданың иң популяр җырчылары - ИлСафның иҗатташ дуслары катнашты.


Залда утыручы тамашачы арасында ИлСафның якыннары, яраткан тамашачысы һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, ИлСафның тормыш иптәше Зилә ханым да бар иде. Юбилярның туган ягы – Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков сәхнәгә менеп котлау сүзләрен җиткерде. Чүпрәледән килгән балалар ИлСафның балачагы, аның җырчы булырга хыяллануы, әмма авыл хуҗалыгын да яратуы, шул юнәлештә белем алуы турында скетч тәкъдим итте. ИлСафның популяр җырларыннан өзекләр яңгырады, тамашачылар арасында уен оештырылды.

Юбилей концертында Вил Усманов, Рәсим Низамов, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Вадим Захаров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Данир Сабиров, Илназ Баһ, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, "Мунча ташы", Раил Садриев, Рөстәм Закиров, Илнар Сәйфиев юбилярны котлап чыгыш ясады. Кичә җыр һәм юмор белән бергә үрелеп барды. ИлСаф "Ходай мине сиңа яраткан" исемле хит җырын кызы Энҗе белән башкарды. "Бу җырны тәүге тапкыр "Балалы солянка"да җырладык. Артист булу теләге юк, сәхнәгә чыкканда бик дулкынланам. Мин флористика белән мавыгам", – ди Энҗе.


Концертта яшьләр белән бергә өлкән буын артистлары да катнашты. Фирзәр Мортазин, Фердинанд Сәлахов, Гамил Әсхәдулла – әнә шулардан. Алар җырчыга олы теләкләрен җиткерде. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина Чиләбедән туры ИлСафның концертына кайтуын белдерде. Зөһрә ханым ИлСафның остазы да икән әле. Юбиляр Зөһрә Шәрифуллинага рәхмәт йөзеннән чәчкә бәйләме тапшырды. "Концерт алдыннан бик борчылган идем, ләкин ул бик матур узды. Хис-тойгыларымны әйтеп аңлата алмыйм. Кичәгә иң якыннарым, тугры дусларым килде. Барысына да рәхмәтләремне җиткерәм", – диде ИлСаф.


Режиссеры һәм сценарий авторы Замирә Рәҗәпова булган концертны Гөлназ Сәфәрова һәм Фәнил Вакказов алып барды.

http://intertat.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus