Зәй игенчеләре язгы кыр эшләрендә көнне төнгә ялгап эшләде. Кыр батырлары билгеле инде. “Восток” агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсеннән Елизар Кузьмин “МТЗ-1221” тракторында 1640 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчте, 560 гектар мәйданда көзге һәм язгы культураларны тукландырды, 450 гектарда пар җирләрен тырмалап, 2016 ел “Кыр батыры” дип табылды. “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсеннән Евгений Гребенщиков “МТЗ-1221” тракторында 980 гектарда бөртеклеләр чәчте, 693 гектарда тукландыру эше башкарды. Әлеге агрофирманың “Чыбыклы” бүлекчәсеннән Илгиз Биккинин исә 1560 гектар мәйдан җирне культивацияләде. “Зәй” агрофирмасынының «Шепкә-Нур» бүлекчәсеннән Хәмзә Һадиев “МТЗ-1221” тракторында 943 гектарда бөртеклеләр чәчте, 430 гектарда пар җирен тырмалады, 1682 гектар мәйданда чәчүлекләр тукландырды. «Нива» ширкәтеннән Виктор Денисов “К-744” техникасында 763 гектар пар җирен культивацияләде, 290 гектар җирне тырмалады. Зәйлеләрнең әлеге фидакарьләр белән горурланырлыклары бар.