Бер атнадан уразага керәбез
5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазын 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. Шулай итеп, уразаны 6 июньнән тота башлыйбыз.