Милли көрәш – Сабантуйның йөзек кашы. Көрәш гасырлар буе үскән һәм камилләшкән. Шуңа карамастан, аның үзенчәлеге, нәтиҗәле алымнары һәм нигезе югалмыйча саклана.
Районда яшь көрәшчеләрне “Зәй” спорт мәктәбе үстерә. Көрәшне үстерүгә “Ватаным Татарстан” газетасының каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призына уза торган ярышларда зур өлеш кертә. Бу мәртәбәле турнир яшь көрәшчеләрне тәрбияләүдә зур мәктәп булып тора. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елда Зәйдә узган турнирда зәйлеләр зур җиңү яулады. Соңгы бер-бер артлы узган көрәш турнирларында да зәйлеләр уңышлы чыгыш ясый. Районда көрәш үсештә, димәк.
Сабантуйда мәйдан тоту - үзе бер мәртәбә. Сабантуйлар баш батырларын язсаң, үзе бер тулы исемлек килеп чыга. Тулаем алганда, Исмәгыйль Баязитов – 5 (1973, 1974, 1975, 1976, 1978 еллар), Шамил Сәлахов – 3 (1977, 1979, 1980), Максим Васильев - 9 (1982, 1983, 1984, 1985, 1986, 1988, 1989, 2005, 2009), Раиф Сәхабетдинов – 8 (1991, 1992, 1993, 1994, 1995, 1996, 1997, 1998), Илфат Әшрәпов -4 (2001, 2002, 2003, 2004, 2008), Радик Сәлахов -4 (2011, 2013, 2014, 2015), Марс Шәрәфетдинов, Флюр Ногманов, Әлфис Йосыпов, Петр Анисимов, Мансур Минһаҗев, Фәнил Хәйруллин, Илсур Зыятдинов, Әнвәр Гыйләҗиев, Айнур Шәфиев, Руслан Хәмидуллин берәр мәртәбә батыр булып калды. Максим Петрович көрәш келәмендә үзен озак саклый алды. Яшьләрдән иң күп абсолют батыр - калучы булып Радик Сәлахов. Радик бер сөйләшкәндә Максим Петровичны куып тотарга исәп, дигән иде.
Алда – Сабантуй. Чал гасыр белән бүгенге көнне тоташтыручы быелгы Сабантуйда көрәш батыры булып кем калыр?