Районда терлек азыгы әзерләү тулы куәттә бара. 31 майга алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 700 тонна печән әзерләнгән, 7 мең 700 тонна сенаж салынган. Шул рәвешле, район-басу кырларыннан 2200 гектарда күпеллык үлән чабылган. Чөгендерне икенче кат эшкәртү эше дәвам итә.