Мирный бистәсендә бу ялларда Халыкара күршеләр көнен билгеләп үтелде. Аны территориаль иҗтимагый үзәк, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырды. Чарада күрше-тирә бергә җыелып, көнкүреш мәсьәләләр турында гапләште, киңәш-табыш итеште һәм чәй өстәле артында күңел ачты. Күрше күршесен белсен, проблемалары, борчыганнарны уртага салып сөйләшсен өчен оештырылды бу чара.