Һәлакәт М-7 трассасында, Чаллы белән Алабуга арасында булган. Ике йөк машинасы бәрелешкән. Бәрелеш шулкадәр көчле булган, хәтта бер йөк машинасының кабинасына кадәр "өзелгән". Рәсми булмаган хәбәрләргә ышансаң, һәлакәт вакытында йөртүчеләрнең берсе вафат булган. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.